Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Минем җәйге ялым

«Бер сүз белән әйткәндә, җәй иң шәп вакыт!..» дип яза безгә Минзәлә шәһәреннән Тимур Вәҗетдинов.

Кояш көлә... Күбәләкләр оча... Чәчәк өсләрендә шөпшәләр безелди... Бакчада җиләкләр пешә... Печән өсте...​ Яңгырлар да явып үтә... Бер сүз белән әйткәндә, җәй иң шәп вакыт!..
Җәй ​ - уен, көлке, елмаюлар һәм яхшы кәеф. Җәй ул безнең көтеп алган иң озын каникуллар, ял вакыты. Минемчә, кайда ял итү әһәмиятле түгел, иң мөһиме – ничек?
Ел саен җәйге каникулның беренче аен мин Актаныш районында, Татарстан Республикасының беренче Президенты, РФ Хезмәт Каһарманы Миңтимер Шәрип улы Шәймиев туган авылда Әнәктә үткәрәм. Монда минем әниемнең бертуган апасы Венера белән Илдус җизни яши. Алар йорты белән янәшәдә генә “Бабайда кунакта” ял паркы. Парк минем иң яраткан ял итү урынына әверелде. Дуслар белән велосипедта йөрү, төрле тренажёрларда шөгылләнү, балык тоту миңа онытылмас мизгелләр бүләк итте.
Ә июль аенда мин Актаныш районы Пучы авылында Расим бабамда кунакта булдым. Бабайга 83 яшь булса да, ул әле бозаулар үстерә, кош-корт карый. Мин аңа бөтен эштә дә булышам. Без авылда бөтен эшне дә туганнар белән бергәләп эшлибез. Быел да күмәкләшеп печән җыйдык, Марсил абыйның умартачылыгында бал аерттык, җир жиләге җыйдык.
Безнең гаиләдә бәйрәмнәр дә бик күңелле үтә. Июль аенда бездә өч туган көн: үземнеке, икетуган сеңлем Элизаныкы, Марат җизнинеке. Без аларны бик күңелле итеп болында Мазарка күле буенда, Бүләк урманында пасекада үткәрдек. Шулай итеп каникулның икенче ае да узып китте.
Август аенда инде мин Минзәләгә кайттым. Августның инде үз мәшәкатләре – жиләк-жимеш, яшелчәләр җитешә. Быел гараж салабыз, җиң сызганып төзү эшләрендә дә катнаштым.
Җәйге матур көннәр барыбызга да тормыш яме, яшәү дәрте, якты кичерешләр бүләк итеп әкрен генә ахырына якынлашты.
Хәерле имин укулар, дусларым!


​Тимур Вәҗетдинов,​ Минзәлә шәһәренең "1нче урта гомуми белем мәктәбе",​ 6нчы​ «В» сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев