Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Минем Волгоградка сәяхәтем

Минем быелгы җәем бик күңелле һәм хис-кичерешләргә бай булды.

Минем быелгы җәем бик күңелле һәм хис-кичерешләргә бай булды. Июнь аенда Төркия кояшы астында кызынып, диңгездә су кереп ял иткән идек. Бу көннәрдә тагын бер мавыктыргыч сәяхәткә - Волгоград шәһәренә барып кайттык. 

Юл бик озын икән - машина белән 18 сәгать буе барырга туры килде. Ләкин  ардык дип әйтмәс идек.  Юл буе табигатьне күзәттек. Башта тәрәзәдән урманнар, көнбагыш басуларын карап бардык. Волгоградка җитәрәк, алар  дала белән алышынды.  Бөтен җирдә үләннәр сап-сары, иген басулары да юк. 

Волгоград - герой-шәһәр, анда истәлекле урыннар бик күп. Чөнки биредә Бөек Ватан сугышы вакытындагы иң канкойгыч бәрелешләрнең берсе - Сталинград сугышы булган. Без беренче көнне Мамаев Курганына юл тоттык. Анда дөньядагы иң биек һәйкәлләрнең берсе - “Ватан-Ана чакыра” һәйкәле урнашкан.  Без аның янына би-и-к озын баскыч буйлап мендек. Менеп җиткәч,  шаккатым. Һәйкәл шундый зур, кайвакыт өскә авар кебек тә тоела башлый. Мин исә үземне аның янында бик кечкенә бер бөҗәк кебек хис иттем. Аның биеклеге 85 метр икән. 

“Ватан-Ана чакыра” һәйкәленә җиткәнче Сталинград сугышында катнашучыларга куелган башка бик күп һәйкәлләрне дә карадык. 

Мамаев Курганындагы Мәңгелек ут янында караул алышынуны тын калып күзәттек. Сакта торучы солдатлар аз гына да кымшанмый. Ә аларны алыштырырга килүчеләре бигрәк төз басып йөриләр. Экскурсовод сөйләвенчә, Мәңгелек утны сакларга солдатларны сайлап кына алалар икән.

Мамаев Курганында булганнан соң без Сталинград сугышы музей-панорамасында булдык. Миңа музейда бик ошады. Музейда Сталинград шәһәренең макеты куелган. Интерактив утлар һәм видеолар аша безгә шәһәрнең ничек итеп дошманга каршы сугышканын күрсәттеләр. Мин үземне дә шул йортлар эчендә итеп хис иттем. Вакыт-вакыт бик куркыныч булды.  

Музей янәшәсендә сугыш вакытыннан соң торгызылмаган тегермән бинасы бар. Ул кызыл кирпечтән төзелгән, бөтен җире җимерек. Әлеге бина, шулай ук музей янындагы хәрби техника безне шул көннәргә алып кайтты. 

Икенче көнне без Идел-Дон суднолар каналын һәм аның янәшәсендәге  Ленин бабай һәйкәлен карадык. Шулай ук Волгоградта яшәүче күптән күрешмәгән туганнарыбыз белән очраштык. Алар мине һәм энем Илданны күреп аеруча шатландылар. 

Туганнарыбыз бакчасында нинди генә җиләк-җимешләр үсми. Персик, виноград, груша белән сыйландык. Әстерхан чикләвегенең ничек үскәнен белми идем әле. Аны күреп шаккаттым. Ул кабырчык эчендә, бик зур агачта үсә икән. 

Кыскасы, Волгорад шәһәрен бик ошатып кайттым. Тагын барып күрергә язсын!

Раил Хәбибуллин, 14 гимназиянең 3”А” сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик эчтәлекле матур итеп язгансың, рәхмәт Раиль. киләчәктә дә шундый матур язмалар көтеп калабыз, уңышлар сиңа, яңа сәяхәтләрең күп булсын!