Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Минем яраткан укытучым

Һөнәрләрнең иң асылы - укытучы. Укытучы - катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә һөнәр иясе.

Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Ә шулай да, һөнәрләрнең иң асылы - укытучы. Укытучы - катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә һөнәр иясе. Минем язмам һәр һөнәрнең дә нигезе булган башлангыч сыйныфлар укытучысы, дөресрәге, яраткан беренче укытучым Шакирова Нурфия Рамазановна турында.

Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Нәкъ менә шушы матур сыйфатларның барын да үзендә туплаган минем беренче укытучым! 

Мин кечкенә чактан ук китаплар карарга яраттым. Авылда мәктәп күршедә генә булгангамы, минем гел мәктәпкә керәсем килә иде. Алты яшьлек чакларымны бүгенгедәй яхшы хәтерлим. Әнием эштән кайту белән, мин аны мәктәпкә алып керүен сорый идем. Әнием укучыларның дәресләре тәмамлангач кына, мине мәктәпкә алып керә иде. Ә анда шундый матур, мөлаем йөзле укытучы апа безне каршы алып, миңа әлифба китабы биреп чыгарды. Мин шул китаптан хәрефләр танырга, әкеренләп укырга да өйрәндем. Кайбер сүзләрне укып күрсәтеп әниемне дә шатландыра идем. Өйдә бер үзем генә калганда: аюларымны, курчакларымны утыртып куеп, алар белән укытучы булып та уйнап ала идем.

Ә инде 1нче сыйныфка укырга кергәч, Нурфия Рамазановна безне үзенең ягымлы тавышы белән белем дөньясына алып кереп китте. Дүрт ел башлангыч классларда уку, төш кенә кебек, сизелми дә үтте. Без укытучыбыз белән укырга, язарга гына өйрәнеп калмадык, төрле бәйрәмнәр үткәрдек, конкурсларда катнашып җиңүләр яуладык, табигать кочагына экскурсияләргә йөрдек. Укытучыбыз безне хезмәтне сөяргә, табигатьне яратырга, олыларны хөрмәт итәргә, кешелекле булырга да өйрәтте.

Хәзерге вакытта Нурфия апабыз лаеклы ялда. Олы яштә булуына карамастан, Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлады. Биш вакыт намазын калдырмый. Һәрвакыт авыл халкына үгет-нәсихәтләр белән мөрәҗәгать итә. Кешеләрне бер-берсенә ярдәмчел булырга, күрше хакы, туганлык җепләрен онытмаска өнди. Ул авылыбызның чын мәгънәсендә хөрмәтле Акъәбие дә! Ул үз эшенә һаман да тугры калып, безне, балаларны дәресләрдән буш вакытларда, ял көннәрендә мәчеткә чакырып, дин сабаклары өйрәтте. Укытучыбыз ярдәме белән, әкеренләп, әти-әниләребезне сөендереп, гарәп телендә Коръән китабын укырга өйрәнеп киләбез. 

Кеше гомерен юкка гына аккан суга тиңләмиләр. Көндәлек тормышның борчу-мәшәкатьләре, шатлык-көенечләре белән көн артыннан көн үткәнен сизми дә кала адәм баласы. Нурфия апабыз да шактый катлаулы гомер кичкән. Унбер балалы гаиләдә туып, бик яшьләй әнисез калган энеләренә терәк булган. Гомерләренең чәчәк аткан вакытында язмыш аны яраткан сыңар канатыннан да аерган. Шулай да сынмаган, сыгылмаган. Булганына шөкер итеп, ил-көнебезгә иминлек теләп Аллаһы тәгаләгә зөкер әйтә, хәер-догада кала ул.

«Укытучы булып туарга кирәк» - ди халык. Әйтерсең, бу сүзләр Шакирова Нурфия Рамазановна турында! Гомер-гомергә сабый күңелендә игелеклелек орлыклары чәчеп, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле, гомер буе үрнәк булып яшәү – бары укытучыга гына хас сыйфатлар. Илаһи да, бөек тә, шул ук вакытта гади дә син, укытучым! Әле бик күп еллар безгә үрнәк булып, тәрбияләп чыгарган укучыларыңның ихтирамын тоеп яшәргә язсын Сезгә, хөрмәтле Укытучым!

Галиева Миләүшә, 9 класс,Саба районы Югары Симет мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев