Минем беренче походым
Мин быел походлы мөселман лагерында булдым. Походның төп маршруты Чаллы-Алабуга-Түбән Кама-Чаллы иде.
Мин быел походлы мөселман лагерында булдым. Походның төп маршруты Чаллы-Алабуга-Түбән Кама-Чаллы иде. Айнур Гәрәев җитәкчелегендәге бу биш көнлек лагерь минем өчен әйтеп бетергесез кичерешләр бүләк итте.
Хәзер барысын да сөйлим. Безнең җыелу урыны Чаллыдагы 48нче мәхәлләдә урнашкан «Нур-Ихлас» мәчете иде. Без энем Әхмәт белән дулкынланып шунда барып җиттек. Башта әллә никадәр уй: «Бар әйберне дә алдык микән?», «Бу кадәр араны җәяү ничек үтәрбез инде?» «Җитмәсә көннәр салкынайтты...»
Кузгалдык
Шәһәр башына (Автостанциягә) автобус белән барып җиттек тә, киттек җәяү. Алабугага бара торган күперне үткәндә, каршыга килүче машиналар, безне күреп сәлам биреп, сигналларын кычкыртып үтә башладылар. Аннан киттек басу юлы буйлап. Шундый күңелле сөйләшеп барганда, җиләклеккә килеп чыктык.
Быел җиләк әз диләр, ә без шундый шәп урынга чыктык. Андагы җиләк... Рәхәтләнеп ашадык. Бераз баргач, ял итәргә туктадык. Тамаклар шактый ачкан иде. Барыбыз да өйдән кыстырып алып килгән тәмлүшкәләрне уртак өстәлгә куйдык.
Ашап алдык һәм яңадан юлга кузгалдык. Шактый араны үткәч, төнгелеккә җайлы урын табып туктадык. Айнур абыйның бертуган энесе палаткаларны, йокы капчыкларын машинасы белән безгә шунда китереп куйды. Айнур абый җитәкчелегендә берничәбез аш әзерли башлады, калганнарыбыз палаткалар кора башладык.
Кичкә безнең токмачлы аш иде. Аның тәмлелеге... Ә десертка учакта ясаган попкорн белән сгущенка булды. Кичке ашларны тәмләп ашагач, ястү намазын укыдык. Аннары палаткадагы йокы капчыкларына кереп яттык. Барчабыз да шундук йокыга киткәнбез. Арылган...
Пычкы белән утын кистек
Икенче көнне Айнур абый безне 5 тә ук торгызды. Иртәнге боткаларны ашагач, палаткаларны җыйдык та юлга кузгалдык. Өйлә җиткәнче үк без Алабуганың Аджмаль мәчетенә барып җиттек. Намазларны укыгач, пиццалар, компотлар белән сыйландык. Аннан мәчет эчендәге спорт залында безне уктан атарга өйрәттеләр.
Соңыннан Алабуга шәһәрчегенә (городище) юнәлдек. Бер ял базасы территориясендә кунарга урнаштык. Үзебез пычкы белән утын кисеп учакны ягып җибәрдек. Эшләрне бүлештек: кемдер шашлык пешерде, кемдер карабодай боткасы пешерде, без энем Әхмәт белән дежур идек, витаминлы файдалы компот пешердек. Аңа лимон, апельсин, куркума, шикәр салдык. Намазларыбызны укып, йокларга яттык.
Урамда +6 градус иде төнлә, ләкин без беребез дә туңмадык. Палаткада йокы капчыкларыбыз эчендә җылы иде.
Су трамвае, электричка...
Өченче көнне шулай ук иртә торып, иртәнге ашларыбызны ашагач, юлга кузгалдык. Су трамвае белән Түбән Кама шәһәренә юнәлдек. Шундый рәхәт булды... Түбән Камада Җәмигъ мәчетендә намазыбызны укып, тамак ялгап алдык та, электричка белән Круглое Поле поселогына киттек. Аннан җәяү атладык.
Тукай районы Биклән авылында безнең белән баручы Әмир абыйның өендә куна калдык. Аның әти-әнисе безгә мунчалар яктылар. Пылау пешердек, тәмле әйберләр белән чәй эчтек һәм рәхәтләнеп йомшак урыннарда йокладык.
Елан йомыркалары?
Дүртенче көнне бераз йокыларны туйдырып, Бәтке авылына таба киттек. Аны үтеп, Чаллыга таба юнәлдек. Кама янында матур урын табып төнгелеккә палаткалар кора башладык. Тирә-якта матурлык, Чаллы күренә... Палаткаларны куйгач, палатка янында мин зур бер таш күрдем. Ул ташны күчерергә теләдем. Кузгатып җибәрүем булды... Анда кечкенә йомыркалар! Мин шундый курыктым! «Елан йомыркалары!» — диеп кычкырып җибәрдем.
Айнур абый исе дә китмичә: «Кәлтәнеке ул, кире урынына куй», — диде һәм палатканы күчереп куйды. Кичкә ит белән бәрәңге шулпалары ашагач, намазларны укыгач, «сүндек».
Бишенче көн
Бу — походның соңгы көне иде. Башка көннәрне әти-әнине сагыну көчәеп китә иде, кайвакыт үзеңнең җылы өеңдә, рәхәт урыныңда йоклыйсы килә башлый иде...
Ә бүген соңгы көн булгач ничектер моңсу булып китте. Җомга көн иде, шуңа без озак йоклап тормыйча, өйлә намазына Чаллыга мәчеткә кайтып җитү нияте белән юлга кузгалдык. Шәһәребез бигрәк матур икән бит. Шәһәргә якынлашканда, ап-ак өйләр, матур биналар күренде. Күңелдә сөенү дә, бераз моңсулык та, тәндә, аякларда шактый ару сизелә.
Өйләгә кайтып җиттек. Намазларны укыдык. Мәчеттән чыгуга безне алырга әнием белән төпчек энем Сәет тә килеп җиткәннәр иде.
Поход ошадымы дип сорасагыз, әкәмәт нык ошады дияр идем. Безне шулай оештырып алып барган Айнур абыйга зур рәхмәт әйтәсем килә. Шушы 5 көн эчендә күп нәрсәгә өйрәндек без.
Бер генә минутны да бушка үткәрмәдек, хәтта ял итәргә туктаганда да файдалы һәм бик тә кызыклы китап укыдык. Төрле ризыклар әзерләргә, палатка корырга, үзебез артыннан беркайда бернинди чүп калдырмаска, бер-беребезгә һәрвакыт булышырга һәм тагын бик күп нәрсәләргә өйрәндек.
Зөфәр Мөхәмәтдинов, Чаллы шәһәре, 84нче лицей-интернат.
Әмир Гузаеров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев