Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Мин журналист булам!” дигән онлайн дәрестә Илфат Фәйзрахманов белән очраштык

Мамадыш районы Үсәли авылыннан Шәрифуллина Нәфисә язмасы.

Мәктәп тормышы дәресләр, контроль эшләрдән генә тормый безнең. Төрле чараларда, проектларда катнашабыз, кыскасы, шау-гөр килеп яшибез.  Күптән түгел “Сабантуй” журналының "Ихлас" мультимедиа белем бирү үзәгендә узучы “Мин журналист булам!” дип аталган онлайн дәрестә журналист, “Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире, “Тәртип” радиосы алып баручысы  Илфат абый  Фәйзрахманов белән очраштык.

Илфат абый - күп еллар телевидениедә татарча тапшырулар алып барган диктор, кызыклы темаларны яктыртучы, актуаль проблемаларны күтәреп чыгучы туры сүзле журналист ул. Аның белән очрашу барыбызга да бик ошады. Илфат абый үзенең тормышын, иҗат юлын сөйләде. Журналист өчен кирәкле сыйфатларга ия булу серләрен чиште. Матур һәм аңлаешлы сөйләшергә, кешеләрне, тормышны, туган илне, туган телне яратырга кирәклеген аңлатты.

Безнең дә Илфат абыйга сорауларыбыз күп булды. Мәктәп елларына, яшьлек чорына, бүгенге көн иҗатына кагылышлы сорауларны яудырдык кына. Үзебезнең сорауларга кызыклы да, файдалы да җаваплар алдык. Аның берничә иҗат юнәлешендә эшләп, татар милләтен үстерүгә зур хезмәт куюын белдек. Авылын, әти-әнисе нигезен онытмыйча, анда  еш кайтуына, умарталар тотуына сокландык. Туган җирен хөрмәт иткән, хезмәт сөйгән тырыш кеше генә боларның барысына да өлгерә аладыр.

Очрашудан алган тәэсирләр озак сакланыр әле, рәхмәт Сезгә, Илфат абый.


Шәрифуллина Нәфисә, Мамадыш районы Үсәли гомуми белем мәктәбенең 6нчы класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев