Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Милли биюләр башкардык

М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең «Экспрессия» бию ансамбле Сочи шәһәреннән призлы урыннар белән әйләнеп катты.

Инде өченче ел хореограф Лилия Гатина җитәкчелегендә Рәсәй шәһәрләрендә чыгыш ясыйбыз. Сочида «Ак калфагым», «Татар биюе», «Туган як» биюләрен башкардык.

Башта жырлый-жырлый ике көн ярым поезд белән бардык. Барысы 53 кеше: 38 бала һәм 15 ата-ана. «Планета искусств» фестиваль-конкурсында Рязань, Краснодар, Вологда, Мәскәү һәм Якутиядән килгән балалар катнашты. Без 1нче һәм 2нче урыннарны яуладык. Хореографыбызга «Иң яхшы балетмейстер эше өчен» һәм милли мәдәниятны саклаган өчен 30 меңлек сертификат бүләк ителде.

Икенче көнне Дендрарийга бардык. Беренче тапкыр фаникулер белән тауга мендек. Сочины кош очкан биеклектән күрдек. Бар табигать яшеллеккә күмелгән иде. Без яшәгән «Светлана» санаторие Кара диңгезгә якын иде, көн саен диңгез һавасы сулап кайттык. Тәм-томнар белән сыйланып рәхәтләнеп ял иттек. Без төрле класслардан, төрле мәктәпләрдән булсак та, Лилия апабыз безне бердәм булырга өйрәтте. Киләчәктә планнарыбыз зурдан, Рәсәйдә генә түгел, чит илләргә чыгып, милли биюләребезне күрсәтергә телибез.


Азалия Әминова, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев