Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Менә дигән безнең әбиләр!

Утыралар җыйнаулашып, Гәп саталар кичен әбиләр: «Кара инде, һаман яңгыр ява, Булмас инде быел кыш!» - диләр. Кабат утыралар кичен әнә, Гәп саталар безнең әбиләр: «Кыш зәмһәрир салкын була икән, Йөз елга бер килә торган!» - диләр. Ә кар ява, хуҗа булып җиргә, Бишенче көн инде туктамый. Әбиләрнең сүзләренә гүя...

Утыралар җыйнаулашып,

Гәп саталар кичен әбиләр:

«Кара инде, һаман яңгыр ява,

Булмас инде быел кыш!» - диләр.

Кабат утыралар кичен әнә,

Гәп саталар безнең әбиләр:

«Кыш зәмһәрир салкын була икән,

Йөз елга бер килә торган!» - диләр.

Ә кар ява, хуҗа булып җиргә,

Бишенче көн инде туктамый.

Әбиләрнең сүзләренә гүя

Ул һич кенә дә колак салмый.

Күрше йорттагы бер хатын

Имеш миллионнар откан.

Аргы урамдагы бер ир

Караклыкта тотылган...

И кызык та безнең әбиләр,

Әллә ниләр табып сөйлиләр.

Халкымның да әкиятләрен

Уйлап тапкандыр безнең әбиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев