Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

"Җәлил укулары" халыкара әдәби бәйгесендә 1нче урынга лаек булдым!

«Җәлил укулары 2022» бәйгесендә 1нче урын алган Камилә Вәлиева безгә хат язган.

"Җәлил укулары" халыкара әдәби бәйгесенең башта район этабы узды, аннан узып, эшне зонага җибәрделәр, анда мин 1нче урын алдым. Шуннан мин соңгы турга үттем. Ахырына җитеп "Җәлил укулары" халыкара әдәби бәйгесендә 1нче урынга лаек булдым!

 "Җәлил укуларында" мин 2нче тапкыркатнашам. Бик теләп катнашам. Быел мин "Фронтовик язучылар" номинациясендә Зәки Нуриның "22нче июнь" дигән шигыре белән катнаштым. Шигырьнең мәгънәсен аңлап, эчтәлеген бар тирәнлеге белән тоеп, сөйләргә тырыштым.

Гала-концерт югары дәрәҗәдә оешытырылган, бик эчтәлекле, күңелгә кереп калырлык программа әзерләгәннәр иде. Хәтта Муса Җәлинең кызы Чулпан ханымны да күрдек, аны күрү минем зур хыялым иде.

Әлеге чара Муса Җәлилнең батырлыгын, көчлелеген бар тирәнлеге белән күрсәтте, аның турында күбрәк белергә ярдәм итте. Мин татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил белән чиксез горурланам!
Тантаналы бәйрәмдә мине диплом, чәчәк бәйләме, Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре", "Татар дөньясы" китаплары, 7000мең сум премия белән бүләкләделәр.


Камилә Вәлиева, Апас районы Каратун мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев