Кошлар - безнең дуслар
Алар булмаса, безгә бик авыр булыр иде.
Яз житүгә, табигать уяна, жанлана башлый. Урамнар буйлап ташулар, гөрләвекләр ага. Жылы якларга киткән кошлар үзләренең туган якларына кайталар.
Иң беренче булып каргалар кайта. Алар кайткач, жанга рәхәт булып китә. Кайтуга ук, алар үзләренә оя ясый, балалар чыгара башлыйлар.
Каргалардан соң сыерчыклар кайта. Көннәр жылынып беткәч, карлыгачлар, тургайлар, сандугачлар килә. Без аларның кайтуын оялар белән каршы алырга тиешбез, чөнки алар үзләренен туган якларына - туган йортына кайталар.
Нинди генә жылы, матур якларда алар булмасын, безнен дусларыбыз туган якларын онытмыйча кире кайталар. Аларның жырлаулары, сайраулары да ни тора бит! Иртә белән аларның моңлы жырларына уяну, ә кич белән аларның сайрауларын тыңлап капка төбендә утырулар бик күңелле.
Алар әле табигать өчен дә күп файда ясыйлар. Кошлар үсемлекләрне, агачларны төрле зарарлы бөжәкләрдән саклап калалар. Без кошларны яратырга, сакларга, якларга тиешбез. Алар булмаса, безгә бик авыр булыр иде. Шуның өчен без аларга булдыра алганча булышырга тиешбез, чөнки кешеләрдән кала аларның ярдәмчеләре юк.
Камилә Гарифуллина – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.
Әмир Фәрхуллин фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев