Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Көмеш каләм»леләр без!

Әгерҗе районында бик күп еллардан бирле яшь каләм осталары арасында үтүче «Көмеш каләм» фестивале турында Лиана Габбасова язмасы.

Безнең  Әгерҗе районында бик күп еллардан бирле яшь каләм осталарының «Көмеш каләм» фестивале үткәрелеп килә. Ә быелгысы аның бик тә үзенчәлекле, минем өчен иң көтеп алынганы булды. Чөнки XVIII «Көмеш каләм» фестивале минең туган мәктәбемдә – Ләбиб Айтуганов исемендәге Девятерня төп гомуми белем бирү мәктәбендә үтте. Фестивальнең фотолары биредә.

Мәктәбемә барганда ук ниндидер дулкынлану һәм шул ук вакытта рәхәтлек хисе биләп алды. Беренчедән, үз мәктәбеңдә үткәрелгәч, үтә бер җаваплылык тоясың. Икенчедән, күптән көтелгән очрашу, күптән көтелгән вакыйга...

Кунакларны мул чәй табыны һәм ачык йөзле мәктәп коллективы кочак җәеп  каршы алды. Аннан соң ачылыш тантанасы башланды. Бәйрәм җыр-биюләр, матурдан-матур шигырьләр белән үрелеп барды.

Фестивальгә Татарстан һәм Удмуртия республикаларыннан мөхтәрәм кунаклар килде: «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова, республикакүләм «Көмеш кыңгырау», Удмуртиядә нәшер  ителүче «Яңарыш», районыбызның «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы редакциясе хезмәткәрләре, фестивальгә нигез салучы Гәүһәрия апа Шәймарданова, район мәгариф бүлеге җитәкчеләре, Тугызбуй ягыннан чыккан язучылар, шагыйрьләр,  журналистлар... Миләүшә апа Айтуганова Девятерня мәктәбен һәм районыбызның иң алдыгы, иң актив  ике укучысын  Ләбиб Айтуганов исемендәге премия белән бүләкләде. Әлеге премиягә мин дә лаек булдым!

Мин «Көмеш каләм» фестивалендә 2нче сыйныфтан бирле катнашам. «Көмеш кыңгырау»да басылып чыккан  «Иңнәремә канат куйдың, «Көмеш каләм!»  исемле беренче язмаларымнан берсе дә әлеге бәйге турында иде.

Быелгы фестиваль туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, районыбызның Иж-Бубый мәдрәсәсенә – 240, Габдулла Бубига – 150, Гөбәйдулла Бубига – 155, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 135 ел тулуга багышланган иде.  Катнашучылар  барлыгы 6 номинациядә көч сынашты. Мин үз көчемне быел «Яшь хәбәрче»дә сынап карарга булдым. Безгә юбилейлары уңаеннан Габдулла һәм Гөбәйдулла Бубилар белән интервью эшләргә кирәк иде. Мин бик тырышып эшкә керештем. Таныш стеналар, таныш такта... Үземнең башлангыч сыйныфларда  белем алган кабинетым... Әллә  алар булыштымы – мин үз номинациямдә беренче урынны алдым. «Көмеш каләм» миңа гына түгел, тагын бик күпләргә уңыш алып килде. Алар өчен дә сөендем!

 

Күңелгә рәхәт бәйге-бәйрәм булды ул. Мин үземнең туган мәктәбем, укытучыларым, мәктәп укучылары белән, туган ягыбыздан чыккан күренекле шәхесләрнең бик күп булуы белән чын күңелемнән горурланып утырдым. Фестивальдән соң да мәктәпнең матурлыгы, хезмәткәрләренең ягымлылыгы турында, гомумән, мәктәп турында җылы сүзләр ишетү йөрәккә май булып ятты.

Яраткан мәктәбем мәңге яшәсен, үзенә генә хас җылы атмосферасын киләчәктә дә сакласын иде!

Лиана Габбасова, Әгерҗе районы, Кадыбаш мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев