Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Китапстан» кунаклары

«Китапстан» марафоны 1нче июньнән 31августка кадәр дәвам итә торган җәйге китап уку марафоны.

«Китапстан» марафоны 1нче июньнән 31августка кадәр дәвам итә торган җәйге китап уку марафоны. Марафонның шартлары буенча көн саен китап укырга һәм махсус брошюрада үтелгән юлыңны билгеләп барырга кирәк.

Уку белән параллель рәвештә төрле биремнәрне үтәргә тәкъдим ителә, мәсәлән, «Китап өчен тышлык уйлап тап һәм буя», «Бу китапның эчтәлеген бер сүз белән аңлат».

Марафонда катнашучылар өчен 20500 юл күрсәткеч брошюра бастырылган. Аның инструкциясе дә бар. Юл күрсәткеч өстәл уенына охшаган, анда бала гына түгел, ә бөтен гаилә дә катнаша ала. Юл күрсәткеч Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм символлары темасына бизәлгән.

Әдәбият һәм китаплар сайлауда бернинди чикләр юк. Марафон тәмамлангач, иң актив катнашучыларны бүләкләячәкләр.

«Китапстан»да телефондагы кушымта аша да катнашырга мөмкин. Моның өчен «Я —школьник» кушымтасындагы «Китапстан» сервисын гына ачарга кирәк. Монда син үзеңә ошаган әсәрләрне укып, тәэсирләрең белән уртаклаша аласың. Кушымтада марафонның татарча версиясе дә эшләнелгән.

Бүгенге көндә марафонда 2953 укучы актив катнаша. Укылган китапларга 2020 бәяләмә бирелгән. Укып бетерү турында 3252 билге һәм 998 лайк куелган.

Бәбкә саклаганда да...

Мин «Китапстан» дигән марафонга кушылдым. Бу бик кызыклы проект. Китапны укыгач, биремнәр эшләргә кирәк. Алар бик җиңел.

Мин Фирдәвес Әһлиянең «Әнием ачкычы» дигән китабын укыдым. Бу китап бик кызыклы. Сезгә дә укырга тәкъдим итәм. Бу проектта минем иптәшләрем дә бик теләп катнашалар. Китап уку теләге булса, урыны да, вакыты да табыла. Мин мәсәлән, бәпкә саклаганда, саф һавада ял иткәндә, хәтта сыер сауганда да китап укыдым.

Миләүшә Габдуллина, Балтач районы, Шеңшеңәр мәктәбе. 


90 көн буе

Мин «Китапстан» дигән бу зур марафон турында бары быел белдем һәм катнашырга теләдем.

«Китапстан» балаларга һәм яшүсмерләргә китап укырга стимул бирә. 90 көн дәвамында, ягъни җәй буе китап укып, төрле биремнәр үтәп торырга кирәк. Мин җиде китап укырга җитештем! Шуларның берсе күңелемә бигрәк тә хуш килде. Ул — Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек» китабы. Мин аны чыннан кызыксынып укыдым!

Биремнәр эшләгәндә Татарстан районнары турында төрле мәгълүматлар беләсең. Мин биремнәрнең шактыен үтәргә җитештем. «Бу китап буенча фильм төшерсәң, ул нинди жанрда һәм нинди исемле булыр иде?» дигән бирем миңа аеруча кызык булды. Бөтен фантазиямне эшкә җиктем. Мин үзем генә түгел, сеңелем белән бергә үтәм бу марафонны, китап укыганда сеңелем янәшәмдә тыңлап утыра. Ә иң күңеллесе, нәтиҗә чыгарганда булыр дип уйлыйм.

Әдилә Вәлиева, Кукмара районы, Мәчкәрә мәктәбе.


Аерылып булмый

«Китапстан» бик кызык платформа, бигрәк тә китап укырга ярата торган кешеләр өчен. Монда төрле сорауларга җаваплар язарга һәм китап укыган көнеңне билгеләп барырга кирәк. Буялган көннәр күбрәк булса, яхшырак инде. Мин бер ай буе китап укыйм, бик нык кызык миңа китап укуы.

Китапны укый башлагач, андагы маҗаралар, геройлардан аерылып булмый. Тизрәк укып бетерәсе килә. Мин инде 8-10 китап укыдым. Китапханәгә йөрим, ләкин бик еш түгел. Минем өйдә дә кечкенә китапханәм бар. Быел укыган китапларның иң ошаганнары Нэнси Спрингерның «Энола Холмс и зловещие знаки» һәм Валерий Гусевның «Часы с лягушкой» дигәннәре булды. Бик кызыклы алар, сезгә дә укырга тәкъдим итәм.

Азалия Хәйбуллина, Тукай районы, Калмаш мәктәбе.


Бизәлеше дә матур

«Китапстан» — шәп проект, бик ошады миңа. Андагы сораулар да бик кызыклы, бизәлеше, дизайны да заманча матур. «Китапстан» бигрәк тә җәй көне кирәкле проект дип уйлыйм. Телефонда күп утырган балалар өчен бик файдалыдыр ул. Телефоннан аерылып китап укып алсалар әйбәт бит инде.

Китапханәгә йөрмим, чөнки бөтен кирәкле үземә ошаган китапларны алдым инде. Хәзер «История собачьей дружбы» дигән китапны укыйм. Бик кызыклы китап!

Латифә Гайниева, Минзәлә шәһәре гимназиясе.


Әтнә районы Бәрәзә мәктәбе укучылары да «Китапстан» проектына кушылган. Айзилә Исмәгыйлева һәм Ралинә Шакирова бик актив укучылар. Мәктәпнең өченче сыйныфын гел яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнар.

Матур җырлыйлар, бииләр, курайда да уйныйлар. Төрле бәйгеләрдә катнашалар. Олы Бәрәзә китапханәсенә йөрергә яраталар. Алар кечкенәдән китаплар укыйлар. Кызлар быел әллә никадәр китап укыганнар инде. Ә Рөстәм Галиуллинның «Биш "2"ле», Римма Шәехованың «Серле сораулар» китапларын бигрәк тә нык ошатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев