Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китаплы җәй

Җәй көннәрендә китапханә балаларның шат авазларына күмелә.

Җәй – иң кызыклы, мавыктыргыч мизгелләргә бай чор! Без –Теләче Җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре ел саен җәйге каникул чорын билгеле бер әзерлек белән көтеп алабыз, даими китап укучыларыбызның да, җәйгә генә кайткан балаларның да буш вакытларын файдалы үткәрү максатында төрле кызыклы мәдәни чаралар оештырабыз.

Җәй көннәрендә китапханә балаларның шат авазларына күмелә, ял һәм кызыклы очрашулар уздыру өчен иң популяр урыннарның берсенә әверелә. Китапханә – эссе кояштан яшеренергә, яраткан китап һәм журналларның битләрен ачарга, өстәл уеннарында уйнарга, интеллектуаль-күңел ачу программаларында катнашырга мөмкин булган иң шәп урын.

Бигрәк тә бу чаралар бөтенесе дә ачык һавада, урамда, пракларда уздырылса.  “Җәйге китапханә” программасын тормышка ашыру кысаларында китапханәләр тарафыннан әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викториналар, кызыклы уеннар оештырыла.

Быелгы җәйге укулар тагын да күңеллерәк, матуррак үтә, җәйнең эсселеге, ямьлелеге, кояшлы да, яңгырлы да булуы китап укучыларыбызга да, китапханәчеләребезгә дә дәрт, дәрман бирә, яңа идеялар, яңа фикерләр туып кына тора.

Теләче Үзәк һәм Балалар китапханәләре атна саен “Үзәк” һәм “Тюлячка” паркларында өлкәннәр, балалар өчен планлаштырылган төрле темаларга чаралар үткәрәләр.  Яңа китаплар һәм журналлар белән таныштыралар, юбиляр язучыларга һәм юбиляр китапларга кызыклы күзәтүләр ясыйлар.

 

Авыл китапханәләре оештырган җәйге укулар шәһәрдән кунакка кайткан балаларга бигрәк тә ошый.  Китапханәчеләребез бигрәк иҗади: ниләр генә уйлап тапмыйлар да, ничек кенә кызыксындырмыйлар алар китап укучыларны.

Айдар авылы китапханәсенең мәдәният йорты белән берлектә оештырган  "Туган як киңлекләре буйлап» дип исемләнгән велосәяхәте генә ни тора.

Айдар, Тәмте, Карабаян авыллары буйлап төзелгән маршрут нигезендә китапханәнең иң актив укучылары белән алар 10 кмдан артык юл үткән. Велоузыштан соң китапханәче апалары китаплар, журналлар белән таныштырган, табигать кочагында җәй турында китаплар укырга да вакыт тапканнар. Мондый экологик  сәяхәт балаларны авылларыбызның гаҗәеп табигать дөньясы белән таныштыра, туган төбәгебезнең матурлыгын күрергә, тарихын белергә  мөмкинлек бирә бит. Матур фотолар, кызыклы китаплар, яңа дуслар һәм мавыгулар, күңелле уеннар — болар барысы да укучылар өчен чын бүләк һәм җәй турында якты хатирәләр булачак.

Казаклар авыл китапханәсе җәйге чорда “Кулчатыр астындагы китапханә”гә әйләнә. Китап күргәзмәләренә күзәтү дә, рәсем конкурслары да, өстәл уеннары да кулчатыр астында оештырыла биредә. Эссе кояштан качып, яраткан китабыңның битләрен тәмләп актарыр өчен бер дигән урын! Балалар “кулчатырлы китапханәне” бигрәк тә үз итә, яратып йөриләр.

Иске Җөри авыл китапханәчеләре  балалар өчен  “Кызыклы китап белән сыйланыйк” дип исемләнгән әдәби пикник оештырды. Балалар бу идеяне бик теләп хуплап алганнар, китапханәдә ошаган китапны үзләре белән алып сәяхәткә киткәннәр. Саф һавада укуның файдасы турында күптән билгеле инде, биредә визуаль контраст көчәя, кеше кәгазьдә текстны төгәл һәм яхшырак кабул итә. Табигатьтә чаралар уздыруның тагын бер отышлы ягы – практик тәҗрибәләр, күзәтүләр өчен бер дигән: кул сузымында гына кыр чәчәкләре, төрледән төрле бөҗәкләр дисеңме...

Шуны күздә тотып, китапханәчеләребез экологик тәрбияне пропагандалый, мәсәлән, Сауш авыл китапханәчесе агачларга карата сак  караш тәрбияләү,  аларның файдасы турында укучыларның белемнәрен тагын да баету максатыннан "Агачлар һәм тирәкләр – туган як яме” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. Чарада табигать турында, аңа ничек сакчыл карарга һәм аның матурлыгын киләчәк буыннар өчен саклап калырга кирәклеге турында сөйләштеләр. Балалар табышмакларга , кызыклы сорауларга җавап бирделәр, табигать турындагы әсәрләрне искә төшерделәр.  

Киләчәк буында китап укуга кызыксыну уятуны кечкенәдән тәрбияләргә кирәк, ди белгечләр. Балага “китап укы” дип кенә китап укуга кызыксыну уятып булмый әлбәттә. Көн саен йоклар алдыннан әкият уку гадәткә керсә, тора бара көндәлек ихтыяҗга да әверелер. Әти-әниләр үзләре дә үрнәк булу, кызыклы хикәя-әкиятләрне сәнгатьле итеп, хисләрне белдереп уку, аннары баланы уйланырга, фикерләргә, рәсемнәргә игътибар итүгә этәрә торган сораулар биреп, үзара фикерләшү җитми бүгенге көндә. 

Иң мөһиме: баланы китап – ул гаҗәеп дөнья икәнлегенә инандыру, шул очракта ул чыннан да кызыклы табышка, аерылмас дуска әйләнә. Балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, китапларны дөрес сайлап алу, китап укудан алган белемнәрне кулланырга өйрәтү дә мөһим.

Балаларыбыз, яшьләребез китап укуны, аның тылсымлы дөньясын яратсыннар, үз итсеннәр иде. Шул вакытта алар тормышында күңелле вакыйгаларга бай көннәр, зур һәм кечкенә уңышлар  күбрәк булыр  иде. Ә моңа безнең китапханәләр һәр яклап ярдәмгә килер – аралашу сөенечен, күңеллелек һәм бар  яхшылыкны үз эченә алган  җылы йортлар – файдалы ял итү һәм яхшы кәефнең алыштыргысыз юлдашлары! 

Раилә Фәсхиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев