Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китапханә, китапханәче

Алисә Миннебаева, Яңасала башлангыч мәктәбенең 3 сыйныф укучысы: "Минем Гөлсәрия әбием дә Яңасала авыл китапханәсендә эшләп чыккан китапханәче, ул үз заманында халык язучылары белән якыннан таныш булган, авылдашыбыз Гомәр ага Бәшировның ерак туганы да әле." БУ ХАКТА ТУЛЫРАК УКЫГЫЗ

27 май - Бөтенроссия китапханәләр көне.

Шушы уңайдан без Арча районы Яңасала мәктәбе башангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсендә кунакта булдык. Гомумән, без мәктәбебез белән китапханәдә булырга, андагы серле китап дөньясында кайнашырга бик яратабыз, анда еш кунак булабыз. Безне биредә шат күңелле, ачык йөзле Фәридә апабыз бик сөенеп каршы ала. Безнең өчен төрле кызыклы бәйгеләр, экскурсияләр, китап бәйрәмнәре, шашка, шахмат ярышлары еш үткәреп тора.

Әле менә бүген дә яңа кайткан китаплар, газета-журналар белән таныштырды. Аннан соң беренче китапханәләр, беренче китаплар, үзебезнең авыл китапханәсе тарихы, аның беренче китапханәчесе хакында мәгълүмат сәгате үткәрде.

Минем Гөлсәрия әбием дә Яңасала авыл китапханәсендә эшләп чыккан китапханәче, ул үз заманында халык язучылары белән якыннан таныш булган, авылдашыбыз Гомәр ага Бәшировның ерак туганы да әле.

Китапханәләр кешеләрне белем, әдәбият, сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. “Китап белем чишмәсе”- дип юкка гына әйтмәгәннәр шул.

Хөрмәтле китапханәчеләр, анда эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм. Авыр эшегездә зур уңышлар телим.


Алисә Миннебаева, Яңасала башлангыч мәктәбенең 3 сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев