Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Киләчәккә алып баручы кеше

Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбендә, Тәкый аганың туган ягында, аны хөрмәтләп искә алу кичәсе оештырылды.

Без, Чулпан Әминова, Алинә Ногманова, — Теләкәй мәктәбе укучылары, укытучыларыбыз Мәйсәрә һәм Сирина апалар белән Әлем мәктәбенә Тәкый Зәкиевкә багышланган «...Үзлегемнән йөрмимен, йөртә язмыш җитәкләп...» исемле әдәби кичәгә юл алдык. Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбендә, Тәкый аганың туган ягында, аны хөрмәтләп искә алу кичәсе оештырылды. Исән булса, аңа бүген 100 яшь тулган булыр иде! 

Биредә Тәкый абыйның туганнары, балалары, укыткан укучылары, аның тормыш юлы, эшчәнлеге белән кызыксынган төрле хезмәт ияләре катнашты. 

Укучыларның чыгышыннан Зәки абый турында күпне белдек. Тәкый Зәкиев РСФСР мәгәриф отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы булган. Сугыш елларының авырлыгын да үз җилкәсендә татыган кеше. Бөек Ватан сугышы ветераны, бик күп орден, медальләр иясе. Аның үткәне, тормышында булган кызыклы хәлләр турында сөйләү концерт номерлары белән үрелеп барды. Бу мөхтәрәм укытучының Иске Җияш авылында 11 ел яшәп, укытып китүен дә белдек. Иске җияшлеләр Тәкый абый Зәкиев гаиләсе белән аралашырга, киңәшләшергә яратканнар. Бик тәртипле гиалә булып яшәгәннәр. Ул елларда әлеге гаилә кешеләренең исемнәре авыл балаларына куелу мәртәбә булган. Тәкый абый, хатынының исеме — Әскыя, балалары — Рөстәм, Мәйсәрә, Римма, Зөфәр, Рәмзия. Татар теле укытучыбыз да Иске Җияшнеке, аның исеме дә — Мәйсәрә. Димәк, легендар укытучының гаиләсендәге исемнәрне дә мәңгеләштергәннәр. 

Аның укучылары, инде үзләре дә 50, 60, 70 яшьлек апалар һәм абыйлар. Тәкый абыйның хезмәт, сызым дәресләреннән төпле белем бирүен, үзләренең өй эшләрен эшләмичә килеп, уңайсыз хәлдә калуларын сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмендә әйләнә торган чыршыны, аның төбенә куелган хәрәкәтле уенчыкларны да ясавын сокланып искә алдылар.

Үз авылының килеп чыгышы, кешеләрнең нәселе, туганлыклары буенча күптәннән шәҗәрә төзегән. Бик тә тырыш, тынгысыз булган икән. Шәҗәрәне үз күзләребез күрдек. Мәктәп музеенда Тәкый Зәкиевнең шәхси әйберләре, зур күләмле шәҗәрәсе саклана.

Үткәннәрне онытмый, киләчәккә алып баручы кешеләр барлыгына сөенеп, зур горурлану хисләре белән кайттык. Кичәне оештыручыларга һәм Яңа Әлем мәктәбе директоры Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы җитәкләгән укытучылар коллективына рәхмәт әйтергә дә онытмадык. Укытучыбыз Мәйсәрә Хәбирова Тәкый абыйның улы Рөстәм Зәкиевкә Йосыф Хуҗинның Әлем авылы тарихы — «Син бер генә, Әлемем, җир йөзендә» китабын бүләк итте.
Вакытыбызны күңелле уздырып, мондый кичәләрнең безгә, укучыларга, кирәклеген аңладык, рухи белемебезне тулыландырдык. Кичәнең йомгаклау өлеше бик матур әзерләнгән табын өстәле артында дәвам итте. 

Чулпан Әминова, Алинә Ногманова, Теләкәй мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев