Хәтер битләрен актарганда...
«Үткән – үткәндә калсын, мондый хәлләр башка кабатланмасын иде».
Һәрбер кешенең күңеле түрендә күпмедер дәрәҗәдә ватанпарвәрлек, туган ягына булган ярату хисе яши торгандыр. Аның ни дәрәҗәдә көчле булуын һәркем үзе генә белә. Илебезнең горурланып сөйләрлек вакыйгалары, күңелне тырнап торырлык, кайтавазы шактый елларга җитәрлек болганчык мизгелләре дә аз булмаган. Бөтендөнья сугышы булсынмы ул, ачлык, тотрыксызлык еллары булсынмы – боларның берсе дә эзсез югалмаган, тарих битләренә сыенып, безгә, бездән соң киләчәк буыннарга үзенең барлыгын искәртеп тора кебек. XX гасырдагы тарихи матавыклар моның белән генә бетми әле. Миллионлаган кешеләрнең тормышын хәл иткән сәяси репрессия дә тарих битләренең бер өлешен алып тора.
Ел саен 30нчы октябрь Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге күңелсез дата үсеп килүче буын тарафыннан игътибарсыз калырга тиеш түгел. 31нче октябрь көнне Корноухово мәдәният йортында «Хәтер битләрен актарганда» дип исемләнгән тематик чара үткәрелде. Әлеге чарага мәктәп балалары чакырулы иде. «Сәяси репрессия», «халык дошманы» сүзтезмәләренә кыскача аңлатма биргәч, презентация ярдәмендә тарих битләренә «сәяхәт иттек» Колыма, Соловки лагерьлары, репрессиягә дучар ителгәннәрнең язмышы, алар кичергән җәзалар турында сөйләгәндә балаларның йөзендә кызыксыну хисе белән беррәттән, кызгану хисе дә чагылып үтте. Тарих битләренә күз салсаң, «халык дошманы» исеме тагылып, үлем җәзасына, сөргенгә сөрелгән халык саны дистәләгән миллионнар белән исәпләнгән. Бер гаепсез кешеләрнең ачы күз яшьләре белән юылган куркыныч еллар шаукымы тарих битләрендә генә түгел, хәтернең бер почмагында булса да үз урынын алып, үзенең барлыгын искәртеп торырга тиештер, мөгаен. Кичә-очрашуыбыз нәкъ тә шуны раслаучы бер дәлил булды кебек. Авыр елларда да, язмыш сынавына бирешми, сынмый, киләчәккә ышаныч белән карарга өйрәнгән шәхесләребез булуы күңелдә бары тик соклану хисе генә тудыра. Чарага «Үткән – үткәндә калсын, мондый хәлләр башка кабатланмасын иде», – дигән сүзләр белән нокта куйдык.
Гүзәл Хәбибуллина, Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев