Казанга ике көнлек сәяхәт
Гүзәл Казаныбызның тарихи истәлекле урыннарында булу һәммәбезне дә рухи яктан баетты. Башкалабыздагы әлеге ике көн бик кызыклы, мавыктыргыч һәм бик тә файдалы булды.
Сөенечле хәбәр... Без Казанга экскурсиягә барачакбыз! Көтеп алган ул көн килеп җитте. Иртән үк, безне алырга килгән автобусларга төялеп, сәфәргә кузгалдык. Сәяхәтебез безне кунакка чакырган 187 нче күппрофильле лицейдан башланып китте. Инженер-технологик класслар, фото-телестудияләр, WEB-программалаштыру кабинетлары, роботлар, пилотсыз очу аппаратлары... Ниләр генә юк монда! Әйтерсең, без әкият дөньясында.
Башлангыч сыйныф укучыларының программа ярдәмендә роботларны хәрәкәткә китерүе мине шаккаттырды. Зур конференция залларында үзебезнең проектны яклау, безне тагын да үсендереп җибәрде. Җитмәсә, лицейда бассейн да бар әле. Тренер җитәкчелегендә шөгыльләнүчеләргә көнләшеп тә куйдым, тик үзем керә алмадым.
Укучыларның искитмәле театраль чыгышлары да минем өчен онытылмаслык мизгелләр булды. Рольләрне башкарган кызлар һәм егетләр чын артистлар диярсең. Кич белән без Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» исемле искиткеч матур, рәхәт тамаша кылдык.
Икенче көнге экскурсиябез Кремльдән башланып китте. Кремль Казанның үзәгендә урнашкан. Ерактанрак карасаң, әйтерсең лә ул бер утрауны биләп тора. Кремльгә кергән юлда ап-ак Спас манарасы урнашкан. Аны сәгать бизи. Кремль янында герой шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Казанны һич тә Сөембикә манарасыннан башка күз алдына китереп булмый. Тирә-якка нур бөркеп торучы бу манара Казанның йөзек кашына һәм гүзәл тарихи символына әйләнде. Кол Шәриф мәчетен күрү белән сүзсез калдык. Ул искиткеч матур һәм зур мәчет икән. Эче дә бик зур: ирләр өчен гыйбадәт залы, икенче катта — туристлар өчен балкон рәвешендәге күзәтү мәйданчыклары һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт урыннары бар. Кремль безгә бик ошады.
Аннан соң Казанның бүтән истәлекле урыннарына юнәлдек.Татар дәүләт «Әкият» курчак театры бинасы янында да булдык. Фасадында бик матур архитектура детальләре бар. Үзәк фасад алдында, шарга баскан, бронзадан ясаган малай сыны тора. Бу — тынычлык символы. Курчак театры янындагы гына «Туган авылым» комплексында да булдык. Казанның тарихи үзәге — Иске Татар бистәсендә «Чәк-чәк музее» үзенә дәште. Биредә безне чәй һәм чәкчәк белән кунак иттеләр.
Гүзәл Казаныбызның тарихи истәлекле урыннарында булу һәммәбезне дә рухи яктан баетты. Башкалабыздагы әлеге ике көн бик кызыклы, мавыктыргыч һәм бик тә файдалы булды. Экскурсияне оештырган Инженерлык үзәге лицее директоры, Хәйретдинова Венера Кашфиевнага, 187 нче куппрофильле лицей директоры Галеева Гөлнара Гаппасовнага һәм аларның бердәм коллективына зур рәхмәт белдерәбез.
Самат Хамидуллин (5 нче сыйныф), Элиза Хамидуллина (7 нче сыйныф), Әгерҗе районы, Исәнбай урта мәктәбе.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев