Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Изгелек җирдә ятмый

Без, Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбе 6нчы А сыйныфының «Гайдарчылар» тимурчылык отряды да, игелекле эштән читтә калмаска булдык.

Без һәркөнне матур итеп кояш чыкканын, кич аның батканын, зәңгәр күктә ак болытлар йөзгәнен күрәбез, төрле кошлар сайравын ишетеп ләззәтләнәбез.Ләкин безнең янәшәбездә мөмкинлекләре чикле кешеләр дә бар икәнен онытмыйк.

Декабрь башында билгеләп үтелә торган инвалидлар декадасы мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә карата игътибарлырак булырга кирәклеген искәртә. Без, Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбе 6нчы А сыйныфының «Гайдарчылар» тимурчылык отряды да, бу игелекле эштән читтә калмаска булдык. Безне көннең салкынлыгы да куркытмады, чөнки безнең йөрәкләрнең ялкыны көчле иде. Без, үзебез эшләгән кул эшләнмәләрен сату ярминкәсеннән кергән акчага бүләкләр алдык та, шәһәребезнең "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 88нче мәктәп"кә юл тоттык.

Безне монда якты йөз белән бик кунакчыл каршы алдылар. Башта сыйныф җитәкчебез —Дамирә Рәисовна белән әзерләгән мастер-классны оештырдык. 2024 ел символы булган яшел аҗдаһаны кечкенә дусларыбызга ясарга өйрәттек. Мастер-класс үткәрү беренче тапкыр гына булса да, бик уңышлы килеп чыкты. Чөнки без аны чын күңелдән эшләдек. Соңыннан Рузилә исемле кызыбыз Кар кызы костюмын киеп алды да, матур теләкләр теләп, дусларыбызга бүләкләрне тараттык. 

Без үзебез эшләгән игелектән ниндидер әйтеп аңлата алмаслык рәхәт кичердек. Юл буе икенче килгәндә, тагы нинди кызыграк, мавыктыргычрак сюрприз ясарга икән дип уйлаштык. Шундый ишетүләре чикле кешеләр өчен аппарат уйлап тапкан кешегә күңелләребездә чын рәхмәт хисләре туды. Безнең кечкенә генә изге эшебездән дә тирә-юнь яктырып китте кебек. Сез дә читтә калмагыз, кешеләр күңеленә миһербанлык орлыклары чәчүдә актив катнашыгыз! Шуны белегез – изгелек җирдә ятмый.

Ялалов Илмир, Чаллы, 41 мәктәп,6 А сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев