Ижау шәһәренә сәяхәт
Беренче эш итеп, без зоопаркка кердек.
Җәйнең матур бер көнендә без, Аккүз мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Удмуртия республикасының башкаласы булган Ижау шәһәренә юл тоттык.
Ижау шәһәре Көнчыгыш Европа тигезлегендә, Идел һәм Нократ елгалары, Иж елгасы буенда урнашкан. Шәһәрнең исеме дә шул елга исеменнән алынган.
Беренче эш итеп, без зоопаркка кердек. Ижау зоопаркы – Удмуртия республикасының иң күренекле һәм истәлекле урыннарының берсе. Ул бай һәм төрле хайваннар дөньясы белән җәлеп итә. Беренче очрашу кимерүчеләр һәм диңгез дуңгызлары белән булды. Алга таба хәрәкәт иткәндә без төрле хайваннар: юлбарыслар, арысланнар, төрле кошлар, экзотик рептилияләр күрдек. Алар турында мәгълүмат тупладык, истәлекле фотоларга төштек. Экскурсия бик күп хисләр һәм соклану уятты.
Икенче эш итеп без динопаркка бардык. Динопаркта безгә хәтле яшәгән динозаврларның фигуралары куелган. Монда динозаврларнын 70 тән артык төре бар. Мәсәлән, тираннозавр, птеродактиль, мегалозавр, диплодок, стиракозавр...
Бу фигуралар бик олы һәм алар һәрберсе тавыш чыгара. Җәнлекләр янында такта куелган, анда теге яки бу динозавр турында мәгълүмат тупланган. Шулай ук парк эчендә уеннар уйный торган мәйданчыклар, киосклар, сувенирлар сата торган кибетләр бар.
Өченче эш итеп без кафега кердек, һәрбер кеше үзенә ошаган тәм-томнарны алды. Сонрак, иркенләп, алган тәэсирләребезне уртаклаша-уртаклаша кайтыр юлга кузгалдык.
Шушы сәяхәтне оештыруда ярдәм иткән Актаныш «Ак Барс Банк» җитәчесе Хәмидуллин Рубин абыйга дә рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтова Айзилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев