Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Җиз самавыр» бәйрәме

Әлеге фестиваль Әтнә районы Кышлау авылында, символик рәвештә Маһитап чишмәсендә уза.

Самавыр турында анекдотны һәм ике аякта йөрергә сәләтле сыерны нәрсә берләштерә? Бу сорау гадәти булмавы белән үзенчәлекле, әмма аның чын уникальлеге — уйлап торудан мәгънә булмауда. Җавабын «Җиз самавыр» фестивале катнашучылары гына белә, югыйсә. Менә әйбәт мөмкинлек буларак, серне сезгә дә чишәм.

Әлеге фестиваль Әтнә районы Кышлау авылында, символик рәвештә Маһитап чишмәсендә уза. Инде икенче елын үткәрелеп, үз географик карталарын киңәйткән. Фикеремне хуплап, «Җиз самавыр» ны гамәлгә ашырыр өчен күп көч куйган Кашапов Айрат Хәмбәл улы сүзләрен китерәм:

«Әлеге күркәм гадәт баштарак авыл җирлеге дәрәҗәсендә генә оештырылган иде, клуб хезмәткәрләре ярдәмендә ул район, республика масштабына күтәрелде».

Дөрестән дә, ерак араларны үз итеп, Питрәч, Яшел Үзән, Буа, Балтач, Биектау, Арча районнарыннан килгән катнашучылар.

Махсус кунаклар: Татарстанның халык артисты Рабига Сибгатуллина, Фердинанд Фәтхи, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Фәрит Хатыйпов та үзләренең дәртле чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы әйтүенчә, җыенның максаты: әби-бабаларыбыз мирас итеп калдырган гореф-гадәтләрне яшьләргә җиткерү. Әлеге изге гамәлгә кушылыр өчен коллективларга 4 номинация тәкъдим ителде.

Алар арасында:

  • Фольклор-этнографик күренеш;
  • халык җыры,
  • халык биюе,
  • инструменталь башкару бар иде.

Театральләшкән күренеш буларак, катнашучылар тамашачы хозурына «самавыр юу», «көтү озату», «печән чабу», «аулак өй» йола-гадәтләрен тәкъдим иттеләр. Үзем дә бик теләп «инструменталь башкару» номинациясендә катнашып, баянда «Зәлидә» көен уйнадым. Чарада катнашучыларның күбесе олы апа-абыйлар, әмма араларында яшь буынның да чыгышларын күрергә насыйп булды.

Кичәгә Маһитап әбинең оныгы да кайткан иде. Ул әлеге чишмәне әбисе ачканда бик кечкенә булуын, инде хәзер матурланып, танылып килүенә сәбәпче булган авыл советына тирән рәхмәтен белдерде һәм аның башка районнарга да үрнәк булуын теләде.

Фестивальнең исеменең тарихы нидән гыйбарәт һәм ул нигә нәкъ тә әлеге урында үткәрелә дигән финал сорауга килеп җиттек.

Тарихка күз салсак, Әтнә районы Кышлау авылында Бөек Ватан сугышына кадәр бик матур бер йола булган. Кышын исән-имин чыгып, язгы чәчүләр тәмамлангач, Сабан туе бәйрәме алдыннан авыл хатын-кызлары чишмә буена самавыр чистартырга төшкәннәр. Ул вакытта авыл зур, хуҗалык күп булу сәбәпле, үзара сөйләшеп самавыр чистарту 4-5 көнгә сузылган.

Бөек Ватан сугышыннан соң әлеге күркәм йола үз көчен югалткан. Символик рәвештә борынгы гасыр "чәйнеге"ннән төрле төрдәге үләнле чәй эчү мөмкинлеген оештырганнар иде.

Күңелле чара күтәренке рухта узып, хәтер төпкелендә матур хатирә булып яралды. Гореф-гадәтләребез үз көчләрен югалтмасыннар, изге эшләргә тартылучы кешеләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калам!

Азалия Сабитова.

Фото авторы: Ләйлә Хәкимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев