“Истә!” яки иң шәп сәяхәт
Актанышның икенче урта мәктәбенең 8А сыйныфы укучылары тарихи Алабуга шәһәренә сәяхәт кылды.
Тәрбия – мәңгелек һәм гомуми категория, бу эштә патриотизм, аның рухи-әхлакый нигезе буларак, идеаль үзәкне тәшкил итә. Ватанпәрвәрлек – ул кешеләрнең рухи һәм әхлакый сыйфаты: туган йортыңа, җиреңә, телеңә, мәдәниятеңә мәхәббәт, илеңнең героик үткәне һәм хәзергесе белән горурлану. Болар – бик югары кыйммәтләр. Мәктәптә укучыларда патриотик аң формалаштыру эзлекле алып барылырга тиеш. Ул өйдә башлана, мәктәптә дәвам иттерелә һәм кешенең гомере буе ныгытыла.
Шушыларны истә тотып, көзнең матур бер көнендә, табигатьнең соклангыч мәлендә Актанышның икенче урта мәктәбенең 8А сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Г.Д.Борханова җитәкчелегендә, без, ата-аналар ярдәмендә тарихи Алабуга шәһәренә сәяхәт кылдык.
Алабуга – меңьеллык тарихы булган, бөтен дөньяга танылган, Чулман буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Балаларның Алабуга шәһәрен күрү теләге көчле иде. Ниһаять, хыялллары чынга ашты.
Актаныш – Алабуга юлында Гөлшат Дамировна безне шәһәр белән таныштырды, шәһәрнең үткәне һәм бүгенге көне турында сөйләде. Аның сөйләгәннәрен тыңлый-тыңлый ничек килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Шәһәрнең матур тарихи урамнарын узып, беренче тукталышыбызга килдек.
Ул – М.Цветаева музей-йорты булды. Әлеге музей – танылган шагыйрәгә багышланган мемориаль комплексының бер өлеше. Бу йортта 1941 нче елда Цветаева яшәгән шартлар иң кечкенә детальләргә кадәр тулысынча торгызылган. Музейны күрү шәһәр кунакларының истәлекле урыннар буенча экскурсия маршрутының бер өлеше булып тора. Бакыр бюст урнашкан мәйданда, “Көмеш дәвер” китапханәсендә һәм әдәбият музеенда булдык. Экспозиция 4 залда оештырылган. М.Цветаеваның балачак елларына багышланган 1 нче бүлектә аның беренче “Кичке альбом” шигырьләр җыентыгының репринт басмасы, Цветаевлар гаиләсе әгъзаларының фоторәсемнәре куелган. 2 нче зал экспозициясе Цветаеваның XX йөз башындагы иҗаты, шагыйрәнең эмиграциядәге һәм туган ягына кире кайтканнан соңгы тормышы белән таныштыра. Башка залдагы экспонатлар арасында улы Георгий тууы турында метрика кенәгәсеннән өземтә күчермәсе, улының көндәлек язулары, Алабугадагы фатир хуҗабикәсенең хатирәләре, шулай ук аның шәхси әйберләре: чәчәкле бизәк төшкән тәлинкә, чәй кашыклары, камея, язу кәгазьләре балаларны битараф калдырмады. Шагыйрә турындагы истәлекләр күңелләренә мәңге кереп калды. Бу музейда булу, аның әйберләрен карау, М.Цветаева турында тыңлау бездә чиксез горурлык хисләре уятты.
Аннан сәяхәтебез халык арасында “Шайтан каласы” дип йөртелә торган серле таш манарада дәвам итте. Экскурсоводыбыз сөйләвеннән без әлеге урынның бик күп серләр туплавын, әлеге көнгәчә ул серләрнең ачылып бетмәвен аңладык.
Фотосурәтләргә төшә-төшә, шаяра-көлә вакытның узганын сизми дә калдык. Алга таба юлыбыз “Вкусно и точка” га бару. Бу урын балаларга да, олыларга бик ошады.
Соңгы тукталыш “Иллюзион” кинотеатры булды. Анда Байбулат Батулланың популяр “Ядәч! Истә!” фильмы күрсәтелә иде. Пушкин карталары белән билет алып, шундый гадәти булмаган сюжетлы һәм тирән мәгънәле, эчтәлекле фильм карадык. Аның Татарстан җирлегендә төшерелүе, Илһам исемле малайның маҗаралары беркемне дә битараф калдырмады.
Эскурсиябез тәмамланды. Алабуга шәһәренә сәяхәтебез балаларда бары уңай тәэсирләр генә калдырды. Бик кызыклы булды, алар үзләре өчен кирәкле мәгълүматләр туплады, белем алды, коллективта җаваплылык, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерде, иң мөһиме, бу чара тиешле патриотик тәрбия дә бирде.
Үз илеңнең чын патриотын тәрбияләү өчен укучыларны ил, республика, туган шәһәр, район, авыл тарихын өйрәнүгә тарту бик зарури, минемчә. Балаларга таныш урыннар, кешеләр турында сөйләү, аңлату тәрбия эшен үтемлерәк, нәтиҗәлерәк итә. Кечкенә җирдә – зур җир сыйфатларын күрә белергә өйрәтү – иң мөһим бурыч. Бу юнәлештәге эштә туган як тарихын, шәһәрләр тарихын, күренекле кешеләрнең тормыш юлын өйрәнеп, яшь буынны ватанпәрвәр итеп тәрбияләү – нәтиҗәле алым.
Эскурсияне оештырганы өчен сыйныф җитәкчебез Гөлшат Дамировнага, әти-әниләргә, мәктәп администрациясенә балалар, әти-әниләр исеменнән зур рәхмәтемне җиткерәм. Мондый чаралар, сәяхәтләр ешрак булсын!
Эльвира Манихова, Актаныш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев