Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Иске Солтангол - туган авылым

«Авылым әкренләп картайса да мин аны яратам, аның белән горурланам» дип яза Актаныш районы Богады мәктәбе укучысы Рүзәл Арсланов.

Мин Актаныш районы Иске Солтангол авылында яшим. Әтием дә монда туган. Әби, бабамнар шушы җирдә иген чәчкәннәр, урганнар.

Авылым табигатьнең иң матур җиренә урнашкан: тирә-ягында урман-кырлар, иген басулары, аланлыклар бар. Авыл читеннән бик матур булып Биҗады елгасы ага. Ерак түгел Әхмәтгали, Гобәй абзыйларның посадкалары: алар утырткан агачлар тирә-якка ямь бирә. Кайчандыр авылым зур булган. Җәй көне сарык, сыер, ат көтүләре чыккан. Тик әкренләп яшьләр шәһәрне үз иткән. Өлкәнәйгән апа-абыйларга мал асрау авырлашкан. Авылым әкренләп картайса да мин аны яратам, аның белән горурланам.

Рүзәл Арсланов, Актаныш районы, Богады мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев