Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ике дөньяда яшим...

Мин ике дөньяда яшим: берсе реаль чынбарлык булса,  икенчесе иҗат дөньям.

Әйе, чыннан да, иҗат минем өчен аерым бер дөнья. Бар кайнар хисләремне, йөрәк серләремне мин бары кәгазь белән уртаклаша алам. Ак кәгазьгә йөрәк әрнүем утлы җыр булып тама...

Минем иң  якты, матур хатирәләрем  дә иҗат белән бәйле. Сандугач моңына тәэсирләнсәм, ап-ак карларның сафлыгыннан башым әйләнсә, язгы челтерәп аккан чишмә тавышына хозурлансам, мин моны кәгазь белән бүлешәм.

Кайгырган, моңайган чаклар да була, кызганыч... Мондый очракларда мин хәсрәтемнне, борчуларымны кәгазьгә агызгач, тынычланып, бушанып калам.


Рәйсә Абдуллина, Балтач районы, Карадуган гимназиясе, 9нчы сыйныф.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев