«Иделем акчарлагы» – гаилә
Татар мохите, иҗат, хисләр ташкыны! Өч көн дәвамында үзенә яшь каләм тибрәтүчеләрне җыйган әдәби мәктәпне шушы өч сүз белән тасвирлап буладыр, мөгаен. Сүзебез «Иделем акчарлагы» – яшь язучыларга каләм көчләрен сынап карарга, киләчәктә үз юлларын табарга ярдәм итүче бәйге турында.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Язучылар берлеге һәм «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган әдәби конкурс 24нче тапкыр, киң колач җәеп, Россиянең төрле төбәкләреннән иҗади шәхесләрне үзендә каршы алды.
Бәйгенең географиясе дә шактый киң. Быел поэзия, проза, драматургия номинацияләренә Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Казахстаннан, Киров, Самара, Төмән, Ульян өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округыннан 336 әдәби әсәр кабул ителгән. Иҗат җимешләре югары бәяләнгән авторларга исә бәхетле киләчәк поездына билет – яшь язучылар бәйгесенең әдәби мәктәбенә чакыру җибәрелде.
Ачылу тантанасы
8нче ноябрьдә бәйгенең өченче турына узучы яшьләр Татарстан Республикасы Язучылар берлегенә юл тотты. Очрашу урыны булып нәкъ шул бинаны сайлаулары бер дә очраклы түгел. Илсөяр Иксанова сүзләре белән әйтсәк: «Каләм тибрәтә башладыгыз икән, димәк, сез монда күңелегезгә якын җиргә килгән кебек аяк атлап керергә тиеш». Ә алда – мавыктыргыч лекцияләр, күңелле очрашулар, түгәрәк өстәлләр... Кыскасы, программа мул, кызыклы. Әйтергә кирәк, нәкъ шул комбинацияләр җылы татар мохитен тудырды да инде.
Спикерлар – үз кешеләр
Һәр сәгатебез әдипләр белән очрашуга корылган иде. Өч көн дәвамында бер-бер артлы үрелеп барган түгәрәк өстәлләрнең спикерлары – Лилия Гыйбадуллина, Әлфәт Закирҗанов, Галимҗан Гыйльманов, Гөлзилә Фәхретдинова, Гүзәл Закирова, Ләйлә Фаяз, Дания Нәгыйм, Айдар Әхмәдиев – ихлас, рәхәт, үз кешеләр. Һәм, әлбәттә, аларның күбесе нәкъ менә «Иделем акчарлагы» бәйгесендә үз канатларын ныгыткан, иҗат тормышына юл алган. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр озакка сузылса да, лекцияләрне тыңлаганда йоклап китмәс өчен, берничә стакан каһвә эчсәк тә, монда барыбер рәхәт! Монда син ял итәсең, күңелеңне бер елга җитәрлек илһам белән баетасың. Монда син үзеңнең орбитаңда, үзеңнең галәмеңдә!
Без – иң бәхетле буын
Бәйгегә килгәч, кабат шуңа инандык – без иң бәхетле буын. Безгә, әдәбиятка килүче яңа буынга, шундый зур мөмкинлекләр бирелә. Без олуг шәхесләр белән шәхсән күрешеп, күзгә-күз карашып, алар белән ачыктан-ачык аралаша, уй-фикерләребез белән уртаклаша алабыз. Иҗатыбызга бәя бирүче, безне алтын кебек кадерләп «үстерүче» абый-апаларыбыз бар. Мондый мөмкинлекләр тудырганга, «Иделем акчарлагы»н оештыручыларга һәм безгә зур өметләр баглаган әдипләребезгә чиксез рәхмәт сүзләрен белдерәбез. Без сынатмабыз!
Эксперимент
Быел эксперимент рәвешендә, безнең белән бергә «Волга» яшьләр үзәгендә бәйгенең жюри әгъзасы – язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Галимҗан абый Гыйльманов яшәде. Ул тәүлекнең, кем әйтмешли, хәтта 25 сәгатен дә безнең белән уздырды, яшьләр белән бер дулкында булды. Өстәвенә, һәр катнашучы белән шәхси очрашулар да уздырды. Очрашуларның вакыты чикләнмәгән иде. Галимҗан абый белән уздырган вакыт сизелми дә ул, чөнки аның һәр нәрсәгә үз фикере, үз карашы бар. Бу сүзләрне әдипне остаз буларак кына бәяләп әйтүебез түгел, ә нәкъ менә кеше буларак та, ул – искиткеч шәхес. Күренекле язучының, кыска вакыт аралыгында күңелеңә үтеп кереп, әнидәй якын, кояштай якты, безнең өчен психолог та булуы, төпле киңәшләр бирүе – гаҗәп күренеш. Безнең өчен ул бөтенләй башка яктан ачылды. Һәм инде, әлбәттә, эксперимент уңышлы булып чыкты!
Чиксез рәхмәт
Оештыручыларны да читтә калдырып булмый. Чөнки безгә шундый мөмкинлекләр тудыручылар – нәкъ менә алар. «Идел» яшьләр үзәгенең хезмәткәрләре, сез – үз эшегезнең осталары, шуңа сезгә киләчәктә бетмәс-төкәнмәс көч, илһам вә уңышлар телибез. Чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез! «Иделем акчарлагы» – ул гаилә.
Әлеге язманы укучы! Әгәр дә бу мәкалә кулыңа килеп иреште икән, димәк, уйланырга җирлек бар. Бәлки, нәкъ менә бу әдәби мәктәп сиңа киләчәктә зур уңышларга ирешергә ярдәм итәр. Беркайчан да үз-үзеңә, үз көчеңә ышанычыңны югалтма! Ышаныч – ул зур байлык. Үҗәт бул.
«Иделем акчарлагы» бәйгесенең үзенчәлеге дә шунда бит, син 14 яшьтән алып 35 яшькә хәтле әдәби мәктәптә канатларыңны ныгыта, иҗат иленә тәүге адымнарыңны ясый аласың. Беренче тапкырдан җиңү яулый алмасаң, бер дә борчылма. Бәлки, киләсе елга уңыш нәкъ менә сиңа елмаер. Уңышка вак-вак адымнар белән.
Ләйлә Нуриева, Фирүзә Ибраһимова.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев