Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Иҗат ул - хис һәм акыл җыелмасы

“Иделем акчарлагы”нда катнашкан саен шомарасың, кимчелекләреңне киметәсең. Чөнки монда башкача мөмкин дә түгел.

Бүгенге көн олпат язучыларыбыз “безгә алмаш юк” дип борчыла. Ә бу дөрестән дә шулай микән? Миңа калса, борчылырлык урын юк. Ә “Иделем Акчарлагы” бәйгесе - минем бер икеләнми җавап кайтаруымның сәбәбе һәм ап-ачык дәлиле. Ул, мөгаен, шушы сорауга җавап бирү өчен уздыралардыр да.
Әлеге бәйге ел да көтеп алынган, үзендә иҗатташ дусларны, каләмдәшләрне очраштыра торган зур иҗади бәйрәм. Инде 22 ел үткәрелгәнлектән, бәйгенең тарихы бик тирән. Еллар буена “Иделем акчарлагы” матур традиция дә булдырган. Җиңү яулаган язучыларның әсәрләрен туплап, махсус җыентык булдырыла. Шулай ук бәйгедә төрле яшьтәге катнашучылар көч сынашуы сокландырмый калмый. Алар арасында мәктәп укучылары, студентлар һәм инде күптән гаилә корганнар да бар. Бер елны да калдырмыйча, инде 8әр ел катнашучылар “Иделем акчарлагы”ндагы җылы мохитне билгеләми калмыйлар. Дөрестән дә, биредә рухи баеп, күңел белән ял итеп кайтасың. Ә бу оештырылган бай программа бәрәбәренә. Катнашучылар мөхтәрәм жюри әгъзалары тарафыннан эшләренә бәяләмә алалар, республикакүләм танылган язучылар белән очрашып, иҗат турында әңгәмә коралар. Шундый очрашуларның берсендә танылган шагыйрә Луиза Янсуарның “Мине агулап алды бу шигырь язу” – дигән сүзләрен һич онытмам. Чөнки чынлыкта да, бер иҗат белән җенләнгән кеше инде мәңгелеккә шул “капкында” кала. 
Язучылардан еш кына иҗади торгынлык халәте кичергәндә үзләрен әрләп, дөньядагы иң мәгънәсез һәм файдасыз кеше итеп тоюлары турында ишеткәнем бар. Димәк иҗат кешесе өчен язу һавага тиң.
Шулай ук кайбер елларны гран-прига лаек булган каләмдәшләр белән дә җылы очрашулар оештырыла. Бу катнашучылар өчен икеләтә бәхет! Чөнки кем иҗатына тигезләнергә кирәклеген, кайсы ягың аксавын билгеләп тагын да зуррак ташкын белән яза башлыйсың. Кызыклы һәм файдалы очрашулардан тыш катнашучылар дәүләт театрларында спектакльләрне тамаша кыла, республикабызның мәдәни хәзинәләренә экскурсияләргә бара. Ягъни биредә син язу турында уйланып, бер ноктага карап дөмегеп утырмыйсың, ә рухи баеп, илһам туплап, киләсе үсеш өчен юнәлеш 
билгелисең. Чынлап та, “Иделем акчарлагы”нда катнашкан саен шомарасың, 
кимчелекләреңне киметәсең. Чөнки монда башкача мөмкин дә түгел.
Кызыклы факт, жюри әгъзалары сүзләре буенча, элегрәк язучының осталык дәрәҗәсе “Иделем акчарлагы”нда катнашуы белән бәяләнгән. Әгәр ул гран-при яулауга ирешкән икән, аны инде гений буларак кабул иткәнәр, һич шаяртмыйм! Һәм дөрестән дә, бу бәйгедә урын алучылар бүгенге көндә зур уңышларга ирешкән язучылар, алар арасында һәммәбезгә таныш: Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшиннар бар. 
Яшь язучылар барлыгы дүрт номинациядә көч сынаша: балалар әдәбияты, шигърият, проза һәм драматургия. Бүгенге көн яшьләребез әсәрләре белән танышсаң, аларның безнең милләт өчен борчылуларын, гадәти тормышчан проблемаларны яктыртуларын аңларга мөмкин. Шулай ук катнашучылар игътибар биргән темалар арасында мәхәббәт тә өстенлекле сайлана. 
Номинацияләргә күзәтү ясаганнан соң, түбәндәге нәтиҗәгә килдем: проза һәм шигърият юнәлешләрендә катнашучылар саны бихисап булса, драма әсәрләре язучылар юк диярлек. Кабаттан югарыдагы сорау килеп баса. Димәк безнең язучыларыбызны, ә төгәлрәге, бөек драматурглар Галиәсгар Камал, Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗевларны алмаштырырдай кешеләр юк мени? 
Шул рәвешчә, “Иделем акчарлагы”нда да драма номинациясендә гран-при яулау – бик сирәк күренеш. Әлбәттә, драма әсәре язу – аерым игътибар сорый һәм чагыштырмача катлаулырак, бәлкем шуның бәрәбәренә бу өлкә аксыйдыр да. Әмма аңа карамастан, бу драма юнәлешен үстермәү сәбәбе булырга тиеш түгел. Киресенчә, иҗатчыларны пьеса язарга да күнектерергә кирәк. “Иделем акчарлагы”нда ук драматургларны чакырып, остаханәләр уздыру - бу мәсьәләне чишә башлау буенча беренче адымнар булыр иде.
 “Иделем акчарлагы” ул – гадәти бәйге генә түгел, ә зур иҗат мәктәбе. Биредә катнашучылар иҗат сандыкларын баеталар, каләмдәшләр белән аралашалр. 
Аннан тыш, жюри әгъзаларыннан урынлы тәнкыйть, төпле киңәшләр алып, иҗатларын үстерү өчен юнәлеш алалар. Шагыйрь, язучы дигән зур исемне күтәрү - өстеңдә зур җавапчылык булдыра. Син үз милләтең проблемаларын яктыртырга, халыкка якын 
кеше булырга тиешсең. Шуңа да язуга алынгансың икән, беренче чиратта үз тарихың белән кызыксын. Чөнки иҗат ул – хис һәм акыл җыелмасы.
Айгөл Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев