Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Иҗат дөньясы киң. Чаллы язучысы Марс Яһудин белән очрашу

Чаллының 13нче мәктәбендә еш кына төрле матур чаралар уза. Язучылар белән очрашу бигрәк тә күңелле.

Мондый очрашуларны без укучылар бик көтеп алабыз. Узган уку елында безнең мәктәпкә шагыйрә Әлфия апа Ситдыйкова кунак булып килгән иде. Быел 22 нче апрель көнне Чаллы язучысы  Марс абый  Яһудин килде. Очрашуда без язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштык. Марс абый һәр язган китабына тукталып, аның язылу тарихын, китаптагы геройларның кемнәр булуын мавыктыргыч итеп сөйләде. Әтисенең хатирәләреннән туплап чыгарылган “Тормыш бу…” исемле китабы белән дә таныштырды, фронт көндәлекләрен күрсәтте. Шулай ук без аның мәктәптә физика һәм хезмәт дәресе укытуы турында да белдек. Данлыклы КАМАЗ заводында эшләве турында да  мәгълүмат алдык.  Кичә барышында без язучыга үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек. Язучының иҗатын яктырткан электрон презентация дә карадык.  Марс абый бүләккә автографлы китаплар калдырды. Мондый җылы очрашуларны 12нче татар китапханәчесе Зөлфия Мәгъдәнетдиновна һәм мәктәбебез китапханәчесе Римма Рифгатовна оештыра. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнәзирә Салиховна дәрестә төбәк язучыларының әсәрләрен тирәнтен өйрәтә. Язучы белән очрашу безгә бик ошады. Без тагын да шундый очрашуларны көтеп калабыз.
Камалова Ландыш, Чаллы шәһәре, 13нче мәктәп, 7 А сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев