Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гөлназ Фатыйхова: «Татарча материаллар аз, әмма алар бар»

Исәнмесез, «Көмеш кыңгырау» газетасын яратып укучы дусларым. Әлеге язмамда минем сезне бик җитез, сәләтле танышым Гөлназ Фатыйхова белән таныштырып китәсем килә.

Шәхсән үземнең Гөлназ белән танышуым очраклы рәвештә генә  килеп чыкты. Мин аның балалар бакчаларындагы татар төркемнәре өчен бик кызыклы материаллар, лэпбуклар, ябыштыргыч уеннар ясап тәрбиячеләргә тәкдим иткәнен күреп алдым. Бу эшне эшләү өчен осталык, иҗади кеше булу, төрле компьютер программаларын белү һәм үзеңнен эшеңне яратып башкару кирәк диеп уйлыйм. Гөлназ ничек килгән бу шөгыленә, бу хакта аның үз фикерен тыңлап карыйк әле.

Гөлназ Фатыйхова: «Авыл кызы булуыма кармастан мин мәктәптә укыган вакытта укудан тыш һәрвакыт нәрсәдер эшләргә вакыт таба идем. Башта рәсемнәр ясап күңелемне күрсәм, әкренләп миңа бу гына җитмәгәнен аңлый башладым. Хәтерлисезме, ул вакытта «Юлдаш», «Акчарлак», тагын башка төрле гәҗитләргә языла идек. Аларның арткы битләрендә сконвордларны чишә идек. Кем беренче җитешә? Шулай итеп, мин берсендә үзем дә шундый сконворд ясап карарга булдым. Ясадым, әниләргә әйтмичә генә, редакциягә җибәрдем мин моны. Озак та үтмәде, минем - укучы кызның сконвордлары әкренләп кенә төрле гәҗитләрдә бастырыла башлады. Мин әлеге гәҗитләрнең һәр санын көтеп ала идем һәм матур итеп җыеп бара идем. Аллаһка шөкер, истәлеккә бер папка җыелган алар минем, сакланалар.

9нчы сыйныфны тәмамлагач мин Минзәлә педагогия көллиятенең "Башлангыч сыйныф укытучысы" белгечлегенә укырга кердем, шулай итеп зур тормышка аяк бастым. Көллияттә укып бетергәч, югары уку йортына кереп "Психолог" белгечлеген алдым. Ул вакытта инде мин балалар бакчасында тәрбияче булып эшли идем.

Балалар бакчасында эшләү миңа бик ошый. Яраткан эшем булгангадыр инде, эштән соң да төннәрен үземә материаллар эзләп утыра идем. Эшләү дәверендә бик күп конкурсларда катнашып җиңүләр яуладым. Мин укырга яратам, өйрәнәм, кызыксынам, күп төрле программалар белән эшли беләм, бик күп белгечләр белән элемтәдә торам.

Ун еллык эш стажымда тупланган материалларны мин башка тәрбиячеләр белән дә бүлешәм. Татарча материаллар, чыннан да аз, алар бар, ләкин күбрәк булуын теләр идек».

Ә мин үз исемемнән һәм барлык тәрбиячеләр исеменнән Гөлназга бу искитмәле мавыктыргыч, файдалы эшләнмәләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Аңа яңадан-яңа үзгәрешләр, иҗади уңышлар, ныклы сәләмәтлек теләп калабыз. Яңа темалар, лэпбуклар, уеннар белән безне сөендреп кенә торыр диеп ышанып калам.
Чаллы шәһәренең 103нче «Тургай» балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Мохтарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев