Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Глаголица - яңа төсмердә!

«Биредә үткәргән биш көн онытылмаслык матур мизгел булып хәтергә кереп калды» дип яза Азалия Сабитова.

Ел дәвамында зарыгып көтеп алган көн дә килеп җитте. Күңелне шатлык-куаныч хисләре биләп алды, аның турында уйлагач кына да язасы, әдәбият дөньясына кереп чумасы һәм чынбарлыкны бераз ялындырып көттерәсе килү теләге арта... Сүзем “Глаголица – бәйсез әдәби премия”се хакында. Нәкъ бер ел үтеп, без янәдән очраштык! 
Биредә үткәргән биш көн онытылмаслык матур мизгел булып хәтергә кереп калды. Атна дәвамында без татар классигы Ш. Камал йортында булырга, башкалабызның искиткеч гүзәл җирләрен күрергә, күптөрле иҗади 
очрашуларда, әдәби премия үзе тәкъдим иткән “Лучший журналист”, “Фабрика эвентов”, “Хакатон” бәйгеләрендә катнашырга өлгердек, кызыклы мастер-классларга йөрдек, үзебез сайлап алган номинация буенча 
язучылардан дәресләр алдык, тәҗрибә тупладык. Үзем бу елны да “татар прозасы”нда идем, язучы Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Айсылу Имамиева тарафыннан әсәрем дә әйбәт бәяләнде, алар биргән киңәш-
төзәтмәләр  тагын да күбрәк иҗат итәргә, югалмаска стимул булыр. 
Монда бөтенләй башка мохит. Яшь иҗатчылар җыелган җирдә күңелгә дә рәхәт, илһам килгәнен дә зарыгып көтәргә туры килми. Танышларны күреп шатландым, яшь каләмчеләр белән дә дуслаштым. 
Глаголица! Яңа мөмкинлекләр бүләк иткәнең, тормышка башкача карага өйрәткәнең, үземне беразга зур шәхес буларак хис итәргә ирек биргәнең өчен меңнәрчә рәхмәт!

Азалия Сабитова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев