«Глаголица» дөньясына сәяхәт
Хәзерге көндә яшьләрнең талантларын ачып, шул талантларны үстерә торган чаралар күп.
Хәзерге көндә яшьләрнең талантларын ачып, шул талантларны үстерә торган чаралар күп. Төрле бәйгеләр, премияләр, фестивальләр — бихисап алар... Бары тик курыкмыйча, эшли башларга һәм үз хезмәтләрен күрсәтергә генә кирәк.
Яшьләрнең талантларын үстерә торган шундый чараларның берсе — «Глаголица» халыкара әдәби премиясе.
Дөресен әйткәндә, бу турыда беренче тапкыр ишеткәндә, күңелемә ятмады ул. Нигә икәнен дә әйтеп узыйм инде. Мин аны рус телендә генә дип уйлый идем. Туган телебездә эшләр кабул ителми, жюри әгъзалары да русча гына сөйләшәләр, ягъни аның атмосферасы миңа килешми кебек иде. Чып-чын татар егете бит мин! Әмма ялгышканмын... Бер чарадан соң минем әлеге бәйге турында фикерем тамырдан үзгәрде.
2нче августта Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә «Глаголица» халыкара әдәби премия вәкилләре белән очрашу булып узды. Нәкъ менә шушы кичәдән мин канатланып, «Бәйгедә мин дә катнашырга тиеш!» дигән фикер белән чыктым. Хәер мин генә түгел, «ТатАрчаҖәй» аланында ял итүче 200ләп яшүсмер дә («Глаголица» вәкилләре шушы лагерьдагы егет-кызлар белән очрашты) минем белән бер фикердә булганнардыр, мөгаен.
Очрашуга «Глаголица» премиясен оештыручы «Счастливые истории» фондының пресс-секретаре Ольга Бурова, әлеге проектларның менеджеры Зита Дәүләтшина һәм 2021 елда җиңүчеләр исемлегенә эләккән Азалия Сабитова (Арча) белән Йосыф Шәнгәрәев (Казан) килгәннәр иде.
Әлеге бәйге 2014 елдан бирле эшли һәм үз эченә шигърият, проза, эссеистика, инглиз теленнән рус теленә әдәби тәрҗемә, неформат (сценарийлар, фанфиклар, комикслар) номинацияләрен ала икән. Биредә 10 яшьтән 17 яшькә кадәр булган егет-кызларга катнашырга мөмкин.
Премия Халыкара дигән дәрәҗәне (статусны) болай гына йөртми, чыннан да, бәйгедә Рәсәйдән генә түгел, чит илләрдән дә актив катнашалар. Мисал өчен, Казахстан, Беларусь, Абхазия, Башкортостан, Үзбәкстан һәм башка дәүләтләр. Ел саен меңнән артык бала. Һәм шулар арасыннан 100 катнашучы кыска исемлеккә эләгеп, әдәби сменага чакырыла. Биредә алар тәҗрибәле язучылар, шагыйрьләр катнашында мастер-классларда белем туплыйлар, алар белән уртак «продукт»лар чыгаралар, ягьни балалар теория белән генә чикләнеп калмыйлар. Бу бик шәп!
2021 елда кыска исемлеккә эләккән Азалия һәм Йосыф та үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Әйдәгез, һәрберсе турында сөйлим әле сезгә.
Азалия беренче әсәрен алтынчы сыйныфта язган икән. «Балачак хатирәләре» дип аталган әлеге хикәясендә ул бакыйлыкка күчкән әбисен сагына. Кечкенә чакта ук җитди темаларга язган кыз хәзер бик яратып повестьләр, хикәяләр иҗат итә. Азалия татар классикасын ярата икән.
— Бер генә язучы яки шагыйрь кызыксындыра дип әйтмим. Бөтенесен дә укыйм. Ә иң яраткан авторларым — Мөнирә Сафина белән Ләлә Сабирова, — диде ул безгә.
Ә инде «Глаголица» турында Азалия апасыннан ишеткән. Шулай итеп, бу сихри дөньяга кереп киткән ул. Һәм беренче тапкыр гына катнашуына карамастан, шул ук елны җиңүгә дә ирешкән.
— Кыска исемлектә үземне күреп алгач, шок булды, — дип сөйләде ул.
Ә инде Йосыфны "Глаголица"га укытучысы, шагыйрь Алмаз Мансуров алып килгән. Азалия белән чагыштырганда, Йосыф соңрак — 16-17 яшьләрдә генә яза башлаган. Аның сүзләренә караганда, премия танышу-дуслашу һәм үз белемнәреңне арттыру өчен биик зур мөмкинлек икән.
— Менә минем белән бер бүлмәдә ике эссеист, бер язучы һәм шагыйрь яшәде, — дип сөйләп китте ул. — Алар белән әле дә сөйләшеп, хәлләрне белешеп торабыз. Алай гына да түгел, бер дустым белән күрешү өчен Казахстанга кадәр бардым мин. Менә ике бармак бер-берсеннән берничек тә аерылмый бит, без аның белән дә нәкь шулай.
Яшь язучыларга, шагыйрьләргә үз киңәшләрен дә бирде Йосыф.
— Илһам килгәнне көтеп торасы юк, утырасыз да язасыз, шул вакытта сезнең янга үзе киләчәк ул! Курыкмагыз, менә мин шигырь яздым да, «Глаголица»га җибәрдем, ошатырлармы-юкмы дип баш ватып тормадым.
Хәзерге көндә Йосыф үзен оештыручы буларак сыный икән, ягьни ул Мәскәүдә әдәби оешмалар төзи, шулар белән җитәкчелек итә.
Кыскасы, әгәр сиңа 10-17 яшь һәм танылган шагыйрьләр, язучылар белән эшлисең килә икән, бу бәйге сиңа, һичшиксез, ярдәмгә килер.
Ә инде язмамны Йосыф әйткән сүзләр белән тәмамларга телим. «Татар теле минем өчен сүз генә түгел, минем хәятемнең максаты ул!». Һәрберебез дә шундый фикердә булсак иде. Шул вакытта гына татар телебез яшәр, үсәр һәм гомерлек булыр!
Әнвәр Мөхетдинов, Арча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев