Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гали Хуҗиев – халык батырлыгын яктыртучы шагыйрь

17нче октябрьдә фронтовик шагыйрь, өченче буын туган абыем Гали Хуҗиевның тууына 110 ел була.

Ул Апас районы Карамасар авылында тимерче гаиләсендә туа. Туган ягында җиде еллык белем алганнан соң шәһәргә килеп, Казан педагоия институтында читтән торып укый һәм яшьләр матбугатының комсомолның актив эшчесе булып китә. 1932-1934 елларда «Кызылармеец» газетасында — әдәби хезмәткәр, 1934 елдан — «Яшь ленинчы» газетасының җаваплы сәркатибе, соңрак редактор урынбасары һәм редакторы була. Шагыйрьнең әсәрләре утызынчы елларның беренче яртысында басыла башлыйлар. «Шатлык» исемле беренче китабы 1936 елда дөнья күрә. Шуннан соң дистәләрчә китаплары басылып чыга. Гали Хуҗи 1936 елдан 
СССР Язучылар союзы,1940 елдан  КПСС члены. 1941-1942 елларда инде ул ВЛКСМ өлкә комитетның пропаганда буенча секретаре булып эшли. Аннары сугыш беткәнче – фронтта... 

Зур авыр сынаулар белән тулы бу еллардагы солдат хезмәтен:
Үтәдек без башны кызганмыйча,
Ватан өчен, димәк, сугыштык.
Каләмнәрне солдат штыгына  
Тигезләргә һәрчак тырыштык,- ди, шагыйрь хаклы  горурланып.
Ул 1942 елда үзе теләп фронтка китә һәм сугышның соңгы көннәренә кадәр «Ватан намусы өчен» исемле татарча фронт газетасында хезмәт итә, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Шагыйрьнең һәрвакыт алгы сафта булуын  каләмдәшләре хөрмәт белән искә аллар.«Днепр буйларыннан Берлинга кадәр сузылган сугыш юлларын бергә үттек, ул һәрвакыт җыйнак, сабыр булуы белән бергә, һәркем күңеленә ачкыч тапты. Аның сугышка кадәр яшьләр газетасында эшләп алган тәҗрибәсе фронт газетасына бәя биреп бетергесез зур ярдәм итте. Ул газетага беренче хәбәрләрен, шигырьләрен җибәргән солдатларда, сержантларда өметле каләм ияләрен сиземләде. Андыйларны командование аша редакциягә чакыртты, иҗади эшкә канатландырды. Моннан тыш, алгы сызыкка чыгып,  ул фронтовиклар белән дә очрашкан, курку белмәс батырларыбызга, зур яңгыраш алган вакыйгаларга багышланган язмаларын газетада бастырган»- дип яза шагыйрь Мөхәммәт Садри.
Гали Хуҗиның күпкырлы бай иҗаты өчен актуаль - политик мәсьәләләргә  багышланган, гражданлык пафосы белән сугарылган шигырьләре, совет кешеләренең рухи ныклыгын, батырлыгын сүрәтләгән поэмалары характерлы.Ул әле утызынчы еллар азагында ук «Комсомолка» һәм «Хасан күле» поэмаларын иҗат иткән. Шагыйрьнең шушы чордан соңгы иҗаты тулысы белән диярлек Бөек Ватан сугышы героикасын чагылдыруга багышла. 
«Тәрәзәләр таңга карый» поэмасында:
Йөрәгемнән китми поход юлы,
Утлы кыры узган сугышның.
Онытмаска куша воҗдан моны,
Иминлеге өчен тормышның- дип искә ала.

«Яшү мәгънәсе» дигән  шигырь юлларында шагыйрь:
 Ут давылын кичте безнең буын,
 Ил намусын саклап күңелендә;
Ул сугышның бөтен авырлыгын
Күтәрешеп чыкты иңендә –дип шул чор батырлыгын күрсәтә.
Халкыбызның  патриотик хисләрен, героик сыйфатларын шагыйрь тарихи конкрет образлар, тормышта булган реаль геройларны поэтик  образлары аша ача. Бөек Ватан сугышы вакытында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче хатын-кыз Зоя Космодемьянскаяга багышланган «Зоя» поэмасы 1942 елда язылган.
...Болытлы көн, көзге яңгыр
Сибәләп тора иде,
Сулар кара – кучкынланып,
Чайкалып куя иде;
Улый иде самолетлар
Башкала күкләрендә;
Күкри иде инде туплар
Капкасы төпләрендә...
Сугыш бара.Фронтовиклар
Керәләр уттан –утка.
Тынгы белми, көнен- төнен
Мәскәү уяу сакта....
                     ... Тартты фашист зәһәрләнеп,
                        Каерылып үлем бавын.
                        Зоя ике кулы белән
                        Бушатып аны тагын,
                        Басып аяк очларына,
                        Көченең туплап барын,
                        Кычкырды илдәшләренә:
                       -Хушыгыз туганнарым!
                       Көрәшегез, курыкмагыз!-
                       Ил шуны көтә бездән...
Советлар Союзы Герое  Нурмый Шәриповка багышлап язылган «Яу күрке  поэмасы»  1944 елда язылган.Элеккеге Сарман, хәзерге вакытта Тукай районы Казаклар авылында туган Нурмый Шәрипов 1943нче елның февралендә армиягә алына. I Украина фронты, 3нче гвардия танк армиясе, 6нчы гвардия танк корпусы, 53нче гвардия танк бригадасының разведка взводы командиры итеп билгеләнә. Украинаны азат итүдә катнаша.

...Ул фронтка килде солдат булып,
Солдат булып керде сугышка,
Узды күпме озын поход юлы,
Солдат кына күргән тормышта. 
Окопларда үтте күпме төннәр,
Пыскып янган учак янында.
Күчте фронт.
Сугыш төтеннәре
Томан булды Днепр янында. 
Нурмый килде менә сусап, тирләп, 
Чал чигәле иргә ошаган,
 Поход тузаны бу...
Аңа җүнләп
Мыек та бит әле чыкмаган.
Һәр солдатны бүген ярсу алган, 
Киев көтә, Киев чакыра... 
Уйлар уза Днепр буйларына...
Чал дулкыннар ярны кагалар....
…Җир тетрәтеп менә шартлау булды... 
Төтен, туфрак бергә кушылып
 Күтәрелде күккә... 
Ничә мәлгунь,
 Үз канына үзе тончыгып, 
Ауды җиргә...
 Бөтен тирә-якны
 Ялкын белән тимер көйдерде.
 Үлеме дә совет солдатының
 Дошманнарга үлем китерде...

 Фронт газетасында шагыйрь Гали Хуҗиевның  Нурмый Шәриповка багышлап 
язылган «Яу күрке»   дигән поэмасы басылып чыга. Батыр исемен мәңгеләштерүдә бу 
беренче шигъри һәйкәл була.Гали Хуҗиның укучылар арасында киң таралган иң уңышлы шигырьләре, поэмаларында совет патриотизм идеясе, совет кешеләренң рухи ныклыгы, җиңүгә зур ышаныч. Гали Хуҗиев Фатих Кәримгә багышланган «Гражданин, солдат, шагыйрь» һәм башка поэмаларын яза.Фатих Кәрим- солдат һәм шагыйрь икәнлеген Гали Хуҗи  үзенең әсәрендә гаять җылы, йөрәктән чыккан сүзлзр 
белән әйтә алган.
Син тормышны сөйдең ялкынланып,
Иңатыңда тынгы белмичә,
Һәм сугышны үттең солдат булып.
Ни күрсәң дә авыр димичә.....
-Син үлмәдең, дустым!
Син үлмәдең, шагыйрь, яшисең!
Синең гомерең – илең өчен яну,
Ә җырларың- гомер чәчәгең;
Безнең йөрәкләрдә ялкынлану-
Бу синең дә җирдә яшәвең.
Фронтовик шагыйрь сугыштан соң Муса Җәлилгә багышланган «Кырыс хикәят» дигән 
поэмалар циклы һәм башка күп кенә әсәрләр иҗат итә. Ул лирик шигырьләрендә сугыш кырларында һәлак булган каләмдәш дусларының батырлыгын, совет кешеләренең рухи бөеклеген»  гәүдәләндерергә тырыша. «Идел хикәясе»,  «Янар йөрәкләр »,«Безнең Муса» һәм башкалар.
...Төрле якта безнең юллар,
Очратмадым сугыш кырында.
Аерса да төрмә, ут һәм еллар,
Кайтты Муса, кайтты җырында.
Үлчәдем мин дуслык тойгыбызны
Унбиш елы белән гомернең.
Тормыштагы якты эзе булып
Үлмәс җыры калды шагыйрьнең...  «Безнең Муса».
Шагыйрь Рәшит Гәрәйнең «Яктырып янган утларга карап» дигән язмасында   менә мондый юллар бар: «Йөрәгендә дошманга карата нәфрәт уты дөрләгән шагыйрь карлы-бозлы поход юлларында да, салкын окопларда төн уздырган чакларында да үзенең икенче автоматын – дуслар күңеленә җылылык бирүче каләмен бер генә минутка да кулыннан төшерми, сугышчыларны җиңүгә рухландырган күп санлы шигырьләр, балладалар,  поэмалар, очерклар яза. Ул әсәрләрдә тыныч таңнарның яңадан көлеп туачагына ышаныч та, солдат күңеленә хас моңаю-сагышлану да, бер үк сафта иңгә-иң куеп атлаган дусларына булган эчкерсез мәхәббәт тә мул чагылыш таба. Бу чорда язылган кайсы гына шигырен укып карама,  шагыйрьнең бөтен барлыгы белән посттагы солдат булып калуын тоясың».
Мин солдатың әле – һаман сафта,
Бу – намуслы хезмәт итүем.
Үкендермәс, күзем йомган чакта,
Яшь гомернең болай үтүе, - дип яза Гали Хуҗи 1945 елда «Австралия Альпларында »дигән шигырендә туган илгә мөрәҗәгать итеп.Гали Хуҗиның сугыш вакытында язылган шигырьләре яңа яңгыраш тапты. Борис Лукин, шагыйрь һәм тәрҗемәче, «Литературная Газета» ның даими авторы, ә узган елдан газета хезмәткәре, 80 елдан соң татар шагыйре Гали Хуҗиевның «Зоя Космодемьянская» поэмасын рус теленә тәрҗемә итте. Поэма газета битләрендә басылып чыкты. Китапны тышлау 1943 
елның беренче Казан басмасы үрнәге буенча башкарылган,  ул ике телдә басылган.
Утыз биш еллык иҗат дәверендә Гали Хуҗи дүрт дистәдән артык зур һәм кече күләмле 
поэма, баллада һәм шигъри цикллар иҗат итә, кырыкка якын китап бастырып чыгара.
Сугыштан соң ул Татарстан республика газеталарында, Язучылар союзында эшли. Күренекле шагыйрь Гали Хуҗи чын мәгънәсендә интернационалист, аның иҗатында төрле халык геройлары киң урын алган.Ул кардәш халыкларыбызның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү буенча да зур өлеш керткән, рус шагыйрьләре Михаил Исаковский, Василий Лебедев-Кумач, Эдуард Багрицкий, Георгий Леонидзе кебек рус  шагыйрьләренең шигырьләрен тәрҗемә иткән. Гали Хуҗиев поэзиясе, һичшиксез, тормышны күберәк, көчлерәк сөяргә өйрәтә, бигрәк тә яшьләрдә матур  хисләрне тәрбияләп үстерә, шәхси тормышта һәм эштә гүзәллеккә һәм батырлыкка өнди. 
1963 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр профессиональ язучы була. Г. Хуҗи 1966 елның 13 октябрендә Казан шәһәрендә вафат була.
Яр Чаллы шәһәренең 12нче татар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе 
Фәхертдинова Сөмбелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев