Гаиләм традицияләре
Безнең гаиләбез зур һәм тату. Без бик күңелле яшибез. Безнең гаиләбезнең дә башка гаиләләрдәге кебек үк үз традицияләре бар.
Минем исемем – Арина. Әтием – Александр, әнием – Алена. Ике сеңелем бар: Мария һәм София. Безнең гаиләбез зур һәм тату. Без бик күңелле яшибез. Безнең гаиләбезнең дә башка гаиләләрдәге кебек үк үз традицияләре бар.
Нәрсә соң ул «традиция» дигән сүз? Без бу сорауга җавапны аңлатмалы сүзлектән таба алабыз. Анда болай диелгән: «Традиция — буыннан-буынга тапшырыла торган һәм билгеле бер җәмгыятьләрдә һәм социаль төркемнәрдә озак вакыт дәвамында кабатлана торган социаль һәм мәдәни мирас.».
«Ә гаилә традицияләре — буыннан-буынга сакланып килүче аерым бер гаилә эчендә барлыкка килгән билгеле бер тәртип, үз-үзеңне тоту әдәбе, гореф-гадәтләр һәм күзаллаулар ул», — дигән аңлатмалар бар.
Гаилә традицияләре гаилә әгъзаларын берләштерә, туганлык хисләрен арттыра, бер-береңә якынаю чарасы булып тора, рухи үсешкә, үз-үзеңне аңларга, тормышта үз юлыңны табырга ярдәм итә. Моның нәкъ шулай икәне безнең гаиләдә исбатланган.
Без — чуваш милләтеннән. Билгеле инде, һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре бар. Бездә дә алар бик күп.
Ялларда, бәйрәмнәрдә без барыбыз бергә Аксубай районы Беловка авылына әбиләргә кайтабыз. Әбием һәм карт әбием чувашларның күп йолаларын әле дә хөрмәт итәләр, безгә дә өйрәтәләр.
Мәсәлән, Пасха — Манкун— чувашларда иң якты һәм зур бәйрәм. Ул җитәр алдыннан хатын-кызлар өйләрен җыештыралар: ызба юалар, мич аклыйлар, яңа пәрдәләр эләләр. Ирләр инде ишегалдында тырышып тәртип урнаштыралар. Борын-борыннан шулай гадәткә кертелгән, бу көннәрдә хуҗабикәләр тавык йомыркаларын буйыйлар, пироглар, чакат — эремчектән ашамлык әзерлиләр. Чувашларның чакаты йорттагы җитешлекне гәүдәләндерә.
Пасха көне алдыннан мунчада юыналар, ә төнлә чиркәүгә «Автан келли»гә — иртәнге гыйбадәткә баралар. Пасха көнендә алдан тегелгән яки сатып алынган яңа киемнәр кияргә тырышалар. «Яңа кием икән — димәк тән нык һәм көчле дигән сүз», — дип әйтәләр әбиләр. Пасха көнне йомырканы икона янына куялар.
Иртә таңнан балалар буялган йомырка җыярга киләләр. Хуҗалар йортка беренче итеп кыз баланы кертергә тырышалар, әгәр өйгә беренче хатын-кыз керсә, ул чакта терлекләрнең тана бозаулары, бәрәннәре күбрәк була дип саналган. Кыз балага буялган йомырка бирәләр һәм мендәргә утырталар. Тавыклар, үрдәкләр, казлар да шулай ук үз ояларында тыныч кына утырсын һәм бала чыгарсын өчен, ул тып-тын гына утырырга тиеш.
Балалар күңел ачалар, төрле уеннар уйныйлар: «Йомырка тәгәрәтү», «Йомырканы әйләндерү». «Йомырка бәреш» уены да була, пешкән йомырканы җәенке яки очлаеп торган ягы белән көндәшенең йомыркасына бәреп, аны ватарга тырышалар. Кемнең йомыркасы чатнамый, шул җиңүче була.
Борынгы вакытларда Пасхада һәрбер урамга таганнар, карусельләр куйганнар, барлык чирләр китсен өчен, анда балалар гына түгел, шулай ук олылар да тирбәлгәннәр.
Манкун атна буе бара. Бу көннәрдә үткән елга рәхмәт белдерәләр, киләсе елның уңышлы булуын сорыйлар.
Икенче яраткан бәйрәмебез — Акатуй. «Акатуй» атамасы ике чуаш сүзеннән тора: «ака» чәчү дип тәрҗемә ителә, ә «туй» туй бәйрәме дигәнне аңлата. Бу бәйрәм үзенә күрә бер туй булып тора, ул басу-кырларда язгы чәчү эшләре тәмамлангач уздырыла. Акатуй бәйрәме көнендә төрле ярышлар, шул исәптән авыл артындагы аланда ат чабышлары оештырыла. Ярышлар уздырыла торган урынга тамашачылар җыела. Йөгерү, көрәш, уктан ату, аркан тартышу һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар оештырыла. Ярышларда җиңүчеләргә призлар бирелә.
Без бу бәйрәмнәрне, авылда туганнарыбыз белән җыелышып, бик күңелле уздырабыз. Гаиләләрдәге уңышлар, яңалыклар белән уртаклашабыз, җырлыйбыз, биибез. Ел саен шушы бәйрәмнәрне көтеп алабыз.
Безнең гаиләбездә әти-әниебез уйлап чыгарган үз традицияләребез дә бар.
Беренчесе-ел саен Россиянең төрле шәһәрләренә сәяхәт кылу. Аларның тарихи урыннарын-һәйкәлләрен, музейларын, театрларын карап, үз белемебезне тирәнәйтеп кайтабыз. Бу искиткеч файдалы. Юлларда төрле хәлләр була, без бер-беребезгә игътибары, хөрмәтле булырга өйрәнәбез. Араларыбыз тагын да якынайганын тоябыз.
Икенчесе – ял көннәрендә гаилә белән табигатькә чыгып ял итү.
Табигатькә бергә чыккач,
Арганнар онытыла.
Тату гаиләдә яшәгәч,
Бәхетле була бала.
Җәй көннәрендә без Чулман елгасы буйлап теплоходта йөрибез, яр буенда кызынабыз, төрле спорт уеннары уйныйбыз, урманда җиләк, гөмбә җыябыз. Кыш көне таулы урыннарга барып, чана шуабыз. Әниебез мондый походларга алдан тәм-томнар әзерли. Шатланып, шау-гөр килеп, ял итеп кайтабыз.
Мин үземнең гаиләм белән горурланам, киләчәктә, үз гаиләмне булдыргач та, шушы традицияләрне дәвам итәрмен дип уйлыйм.
Долгинова Арина, Чаллы шәһәре 14 нче гимназиясенең 5 нче «А» сыйныфы укучысы.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев