Гаилә бәйгеләре күп, әмма ул — шундый берәү генә!
«Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» фестивале быел алтынчы тапкыр үткәрелә.
Тормыш дәверендә үзеңә тиң яр табып, матур гаилә корып яшәү — гомернең заяга узмаганлыгы турында хәбәр итүче билге. Фани дөньяга зур өметләр баглап, якты эз калдырырга ниятләгән парлар күп. Эшләгән хезмәтеңне күрсәтә белергә дә кирәк. Үрнәк гаиләләрнең эшчәнлеге белән каян, ничек танышырга? «Без тарихта эзлебез» шәҗәрәләр бәйгесе бу сорауга күптән җавап тапкан, чөнки ул инде ничә еллар дәвамында үз алдына төпле бурычлар куеп, нәтиҗәле эш күрсәтә.
«Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» фестивале Архив эшләре буенча Дәүләт комитеты тарафыннан быел алтынчы тапкыр үткәрелә.
Бәйге өч этапта уза: муниципаль тур, зона һәм республика этабы. Аның максаты буыннар арасындагы нәсел җепләрен ныгыту, гаиләләрнең чал тарихын өйрәнү, үсеп килүче яшьләрдә туганлык, милләтпәрвәрлек хисен арттыру булып тора.
«Бу зона этабы чыннан да гаҗәпләндерде, биредә гаиләләр дә тулы мәгънәсендә гаилә булып формалашкан игътибарлы, сәләтле чын гаилә әгъзалары. Нинди генә кул эшләре, нинди генә ядкарьләр күрмәдек, аш-суга булган осталыкларын күреп нык сөендек. Сез чыннан да бәхетле, чөнки балаларыгыз нәсел шәҗәрәләрен, борынгы бабаларын беләләр», — диде архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе — Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызы.
Тугызынчы апрель Арча шәһәренә, икенче турда лаеклы чыгыш күрсәтергә дип, сәләтле гаиләләр җыелды. Лаеклы сүзен бу урында куллану бик урынлы, чөнки Чиркәү тарихы докторы, доцент Алексей Колчерин бәйрәмнең югары дәрәҗәдә узуын, барлык катнашучыларның бу эшкә җаваплы карап, әзерлекле булуларын искәртте. Ерак араларны якын итеп: Мамадыш, Питрәч, Кукмара, Саба, Әтнә, Теләче, Биектау, Балтач һәм Арча районыннан килделәр. Гаиләләр үзләре белән таныштыру эшен кунакларны һәм казыйларны каршы алудан башладылар. Биредә алар нәселләре өчен мөһим булган бай тарихлы берәр ядкарь тәкъдим итеп, милли аш әзерләрегә тиеш иде. Зонаның көчле, күп уңай кичерешләр бүләк итәчәге инде монда ук аңлашылды. Катнашучылар креативлык күрсәтеп, үзләренә хас традиция, йола күренешләре белән сокландырдырдылар. Милли аш тәкъдим итүдә, татар калориты киң кырлы булуга карамасатан, охшаш хезмәтләр күренде, әмма бу артык сизелмәде, чөнки аш-су осталары һәрберсе үз рецепты, үз өстәмәләре белән алдырдылар.
Арчадан Абдуллаҗановлар гаиләсе казыйларны татар халык ашы — «әлбә» белән сыйладылар. Баланың авызын ачтырганда әлбә авыз итү гадәтен саклап калуга әлеге гаилә зур өлеш кертә, өч балалары да күркәм йоланы үтиләр. Ядкарьләргә килгәндә катнашучылар арасында гаилә архивын төзегән гаиләләр игътибарны җәлеп иттеләр.
Сәхнәдә чыгыш ясау биреме җиңүчеләрне билгеләргә ярдәм итте. Монда барлык кимчелекләр дә, күренеп бетергә өлгермәгән сәләтләр дә ачылды. Чыгышларның тәртибен җирәбә салып билгеләделәр.
Беренчеләрдән булып, Биектау районыннан Гарифулиннарга үзләренең иҗатка гашыйк, җырлы-моңлы гаилә булуларын күрсәтергә мөмкинлек бирелде. Биредә нинди генә уен коралларында уйнамыйлар: баян, гармун (хромка), домра, курай дисеңме... Биюгә осталыкларын да күрсәтте уңган гаилә әгъзалары.
Әтнә районыннан Хафизовлар гаиләсе умартачылык белән шөгыльләнәләр, җитмеш җиде еллык 4 буын бала үскән коляска тарихын да тыңлап киттек. Кукмарадан Макаровлар династиясе әгъзалары дә сәләтле, толерантлы булулары белән сокландырдылар, удмурт милләтеннән булган бабалары үз заманында күп тапкырлар Сабан Батыры булып калган. «К» тамгасы турында сөйләүләре аеруча кызыклы булып тоелды. Элек әби-бабайлары, үз имзалары дип кабул итеп, документларга, төрле кагәзьләргә «к» дигән пичәт сукканнар. Бу традиция әле дә бар, нәсел дәвамчылары мал-туарларын шул кадерле хәреф белән билгелиләр.
Мамадыш районыннан килгән катнашучыларны бер һөнәр ияләре булу берләштерә. Бу гаилә — укытучылар нәселе белән дан тота.
Нәтиҗәләргә килгәндә ничегрәк соң? Казыйлар бердәм рәвештә уртак фикергә килүләрен әйттеләр. Өченче урынны Саба районыннан Җиһаншиннар гаиләсенә бирделәр, икенче урында Теләчедән Фәләхиевләр гаиләсе калды. Җиңүче исеменә Балтач районыннан Гаязовлар гаиләсе лаек дип табылды.
2024 ел Рәсәйдә «Гаилә елы» буларак игълан ителгәч, фестивальнең дә үзенчәлекле булып үтүе көтелде. Рөстәм Нургалиевич быелны приз фондын арттырган, муниципаль этапта акчалата бүләк биреп, калган икесендә дә дәүләт комитеты яхшы финанс белән тәэмин итәчәк. Яңалык буларак, республика турына «Семья — Мир» һәм «Трудовая династия» номинациясе кертеләчәк.
Авырлыклар алдында югалып калмас өчен дә, кыен хәлләргә юлыкканда да гаилә кирәк. Бердәм булып, туган-тумачаларны хөрмәт итеп гомер кичергәндә генә җирдәге яшәешнең асылына төшенәбез, сорауларыбызга җавап таба алабыз. Матур эшләр кылыйк, кешеләрне изге гамәлләребез белән сөендерик, бездән соң киләсе яшь буын сокланып, горуланып: «Әйе, бу — минем нәсел!» диярлек булсын! Үткәне барның — киләчәге дә бар. Якты «киләчәкнең» өметле дәвамын күрергә насыйп булсын!
Ләйлә Хәкимова фотолары.
Азалия Сабитова, Арча, Ашытбаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев