Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

ЭКОЯЗ 2019 республика күләм акциясенә кушыл

Минзәлә шәһәренең 5нче “Таңкай” балалар бакчасында Республика күләмендә игълан ителгән “ЭКОяз 2019” акциясенә багышлап төрле чаралар уздырыла.

Күптән түгел «Табигатьне саклыйк» дигән квест-уен оештырылды. Зурлар төркеменә йөрүче балалар экология буенча булган белемнәрен кулланып, төрле проблемалы ситуацияләрне чиштеләр. Балалар агачларга, чәчәкләргә карата сакчыл караш булырга тиеш икәнен тагын бер кат исләренә төшерделәр. Төрледән-төрле җырлар, уеннар аша экологик теманы күтәрү балаларда экологик тәрбия бирүгә ирешүнең бер юлы. 
Шулай ук балалар бакчасында иске батарейкаларны җыю буенча “Керпене саклыйк!” дип аталган акция дәвам итә. Һәрбер төркемдә батарейкалар махсус савытка җыела. Балалар әти-әниләре белән берлектә әлеге акциягә бик теләп кушылдылар һәм табигатьне саклауга үзеләреннән өлеш кертә башладылар. 
Акциягә юктан гына әлеге исем куелмаган – бер батарейка бер керпе яши ала торган территорияне авыр металлар белән зарарлый. Батарейкалар, туфракка эләгеп, бу җирне җәнлекләр яши алмаслык дәрәҗәгә җиткерәләр. Шуңа да аларны махсус утильләштерергә кирәк. 
Әйдәгез, барыбыз бергә табигатебезне яклыйк, аны саклыйк.

Рәмзилә Исакаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар бакчасында