Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чыпчык – 2022 ел кошы

2022 нче ел кошы итеп табигать сагында торучылар чыпчыкны сайлаганнар.

Җылы яктан кошлар  кайта. Мәктәп балалары  кош оялары ясадылар. 2022 нче ел кошы итеп табигать сагында торучылар чыпчыкны сайлаганнар.

Чыпчыклар – дөньяда иң күп таралган кошлар. Кешеләргә якын җирләрдә, төрле өй ярыкларында, паркларда яшиләр. Аларны тышкы кыяфәте һәм тавышлары буенча да җиңел генә танып була. Хәзерге вакытта чыпчыклар саны азайган, чөнки күбесенең балалары өй түбәләреннән егылып төшеп үләләр. Яңа технологияләр белән салынган өйләрнең, бигрәк тә шәһәр йортларының чыпчыклар оя корырлык тишек-ярыклары да булмый икән. Яшәү урыны булмаганга да, аларның саны азаеп бара ди. Ә бит чыпчыклар безнең өчен гаять зур файда китерәләр: күп кенә зарарлы бөҗәкләрне, кортларны юк итәләр. Кошларга ярдәм итеп яшәсәк иде!

Әмир Садыйков, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 7 нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев