Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллының 82нче “Көнбагышкай” балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме үтте

Салкын кышлар үтеп туган ягыбызга ямьле яз аяк басты. Яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме дә килеп җитте.

Нәүрүз - борынгыдан килгән матур йолаларның берсе. Ул язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме.
Чаллының 82нче “Көнбагышкай” балалар бакчасында да Нәүрүз бәйрәме гөрләп, җырлап, күңел ачып үтте. Бәйрәмнең чибәр кунагы Нәүрүзбикә үзенең уеннары белән балаларның күңелләрен күрде.
Көтмәгәндә килеп кергән Кыш бабай бәйрәмне тагын да җанландырып, ямьләндереп җибәрде. Кыш яз белән күпме генә тарткалашса да, хәле бетеп, үзенең урынын Нәүрүзбикәгә бирде. Бәйрәм иртәсе тәмле бүләк – мичтә пешкән коймаклар ашап тәмамланды.
Мондый бәйрәмнәрне искә алып, күңелле итеп үткәрү үсеп килгән буынга үз халкының гореф – гадәтләрен күз карасыдай сакларга кирәклеген аңлатыр дигән өметтә калабыз.


82 нче санлы “Көнбагышкай” балалар бакчасы, Рахматуллина Альбина Рафаил кызы, Халитова Гөлшат Әхмәтнәҗип кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев