Чаллыда төзелеп килүче балалар бакчаларына гариза бирә башларга мөмкин
Чаллыда яңа балалар бакчалары «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертелде. Димәк, ата-аналар әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә керү өчен чиратка баса ала.
Чаллыда яңа балалар бакчалары «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертелде. Димәк, ата-аналар әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә керү өчен чиратка баса ала.
Шулай итеп, 63нче микрорайонда - "Сабантуй" (№121),
Яңа шәһәрнең 14нче комплексында "АБВГДейка" (№122),
35нче комплекста "Акчарлак" (№123) балалар бакчасы ачылачак.
Мәләкәс аръягында ачылачак балалар бакчалары «Капитошка» (№124, 20нче микрорайонда) һәм «Смешарики» (№125 , 22 микрорайонда) дип аталачак.
ЗЯБ бистәсенең 14нче комплексындагы 126нчы балалар бакчасы «Бисеринки» дип аталачак.
Өстенлекле балалар бакчасына uslugi.tatar.ru порталы аша, Яңа шәһәрнең 3/16 һәм ГЭС поселогының Гидротөзүчеләр урамы, 4/2 адресы буенча урнашкан “Күпфункцияле үзәк”кә гариза белән мөрәҗәгать итеп чиратка басарга яки алыштырырга мөмкин.
Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге түбәндәге адрес буенча урнашкан:
Яңа шәһәр, 20/07А йорты, 1нче кабинет, чәршәмбедән тыш көн саен 8:00дән 12:00гә кадәр килергә яки 56-12-67 телефоны аша белгечләр белән элемтәгә чыгарга мөмкин.
Чыганак: http://nabchelny.ru/news/35205
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев