Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллыда “Туган тел – минем белән дус бул” бәйгесе үтте

Безгә бу хакта 52нче “Әкият” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Кадрия Габдрахманова яза.

Без - 52нче “Әкият” бакчасы балалары “Туган тел – минем белән дус бул” дип аталган шигырь бәйгесендә катнаштык. Ул Чаллы шәһәренең 14нче балалар китапханәсендә үтте. Бу бәйгегә без бик тырышып әзерләндек. Һәркайсыбыз шигырьне үзебезнең туган телебездә сөйләдек. Барыбыз да призлы урыннар алдык.

Ә дипломнарны безгә шул китапханә хезмәткәрләре Гөлчәчәк Искәндәр кызы белән Наталья Юрий кызы үзләре килеп тапшырдылар. Бакчабызда ул көн барыбыз өчен дә кызыклы, истәлекле булып истә калды. Чып-чын бәйрәм оештырдык, яңа, матур, якты “Әкият ” бакчабызда.

Гөлчәчәк апа “Туган тел” көненә багышланган бик тә кызыклы әйберләр турында сөйләде, безне уйнатты, көлдерде. Хәтта өр-яңа әкият тә сөйләде. Без дә аңа үзебезнең шигырьләребезне сөйләдек. Бәйрәмгә ямь өстәп 3нче төркем кызлары искиткеч матур чәчәкләр биюен  биеделәр. 2нче төркем балалары музыка уен коралларында бик матур көй башкардылар. Бәйрәм азагында Гөлчәчәк апа һәрберебезгә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Безгә алга таба да шулай китап яратырга, шигырьләр өйрәнеп, бәйгеләрдә катнашырга өндәп, безне канатландырып, үзенең  киңәшләрен әйтте.

Безне шулай зурлап, бакчабызга килеп, безгә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырып,  күңелле  “Туган тел” бәйрәме оештырган 14нче китапханә хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез, сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар телибез.

 

52нче “Әкият” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Кадрия Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев