Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллыда ачык һавада фотокүргәзмә ачылды

Яр Чаллыда беренче тапкыр Рус география җәмгыятенең «Иң матур ил» дип аталган Бөтенроссия фотоконкурсының күргәзмәсе ачылды. Экспозиция Габдулла Тукай исемендәге яр буенда ял итү зонасының яктырту инсталляциясе территориясендә урнашкан.

Яр Чаллыда беренче тапкыр Рус география җәмгыятенең «Иң матур ил» дип аталган Бөтенроссия фотоконкурсының күргәзмәсе ачылды.

Экспозиция Габдулла Тукай исемендәге яр буенда ял итү зонасының яктырту инсталляциясе территориясендә урнашкан.

«Без Татарстанда беренче тапкыр нәкъ менә Чаллы шәһәрендә дөньякүләм масштабтагы фотокүргәзмә оештырылуына шат. Без Чаллы тормышы белән бәйле фотосурәтләрнең иң уникальләрен җыйдык. Бу юнәлештә эшләү идеясе матурлык, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләүдән гыйбарәт», – дип уртаклашты  Рус география җәмгыятенең җирле бүлекчәсе рәисе Сергей Кулиш.

Илнең иң яхшы фотографларын берләштерергә тиешле фотоконкурс 2015 елда игълан ителгән идее. Ул чакта дөньяд буенча 25 мең фотограф катнашты, 200 меңгә якын фотосурәт җыелды. Иң өлкән катнашучыга - 98, ә иң яшенә нибары дүрт яшь иде. Конкурс җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты һәм ел саен уздырыла башлады. 

Бүген мондый экспозицияләр Италия, Германия һәм Словениядә бар.

IV нче «Иң матур ил» фотоконкурсның иң яхшы эшләре күргәзмәсе 2019 елның 6 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак:http://nabchelny.ru/news/35252

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    барып карыйсы килә