«Чатыр-Тау» җыенында булдым
Күңелдә бүген иң якты хисләр! Һичшиксез мин бәхетле бүген.
Азнакайның табигате матур
Чаллы яклап кайтып кергәндә, куе урман аша үтү белән шундый матур манзара ачылып китә. Әллә каян игътибарны үзенә алып торучы тау — «Чатыр-Тау» ул. Бу тау истәлекләргә бай тарихи тау.
«Чатыр-Тау» Татарстанның иң биек ноктасы икәнен беләсез. Ул тауда кызыклы бәйрәмнәр, мавыктыргыч экскурсияләр, онытылмаслык очрашулар булып торганын да ишетәсездер. Бүген, мин сезгә «Чатыр-Тау» итәгендә оештырылган «Чатыр-Тау җыены» хакында язасым килә.
Таң белән юлга чыктык. Басу-кырларны күзәттек, борчак басуларына туктап кузак җыярга да җитештек. «Чатыр-Тау» дәүләт табигый тыюлыгы», дигән күрсәткеч такта куелган юнәлешкә борылып кердек.
«Чатыр-Тау җыены» – төрки халыкларның төбәк фольклор фестивале
Машина куяр урын юк, әйләнә-тирә халык белән тулган. «Чатыр-Тау җыены» капкасы аша мәйданга үтү белән үземне олы бәйрәмдә итеп хис иттем. Ул олы бәйрәм — төрки халыкларның төбәк фольклор фестивале. Бирегә төрле яклардан фольклор ансамбльләр, бию төркемнәре, танылган артистлар килгән.
Җыен карарга килгән кунаклар милли ишегалларына үтеп, төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәниятләре белән таныша ала иде. Аларның ризыкларын тәмләп, кием-салым, көнкүреш әйберләрен тотып карадык. Җырларына кушылдык җырладык. Биегәндә кул чабып кына тормадык, рәхәтләнеп биедек.
Көн кызу булды, хәтта, искән җиле дә пешерә иде. Эссе һава торышыннан хәл бетсә дә, су эчәсе килсә дә, шуны сәбәп итеп, минем тиз генә кайтып китәсе килмәде. Чөнки, әле кече мәйданчыктагы кул эшләрен, уен коралларын, чәй үләннәрен, талдан үрелгән кәрҗиннәрне карап чыгасы бар иде. Кайсысы белән таныштым, кайберләрен фотога төшердем.
«Яшел гобелен»
Бер шалаш кебек урында үләннәрдән «гобелен» тукучы бер малайның эше шаккаттырды мине. Таныша киткәч, ул минем яшьтәш булып чыкты. Хәзер аңа 15 яшь. Бу эш белән мавыга башлаганда аңа нибары 5 яшь була. Бик яратып эшли ул аны. Шунда ук мастер-класс та күрсәтә. Ул үләннәрдән килгән тәмле болын, тау исе искиткеч тәмле иде. Шундый матур чыга. Ул аны чын күңелдән иҗат итә.
– «Яшел гобеленны» теләсә нинди табигый материалдан, хуш исле һәм дару үләннәреннән тукып, мунчада, бинаны хушландыру өчен өйдә кулланырга мөмкин, - диде яшь оста.
Күңелдә бүген иң якты хисләр! Монда күргәннәрем, танышкан яңа дусларым, бөек шәхесләр белән якыннан аралашуым — ул минем күңел байлыгым. Һичшиксез мин бәхетле бүген.
Сүз уңаеннан, «яшел гобелен» тукучы оста егетне Алексеевск районыннан диделәр. Ул әнисе белән килгән иде. Алексеевск ягыннан кызлар-егетләр, минем язманы укысагыз, бәлки ул егетне табарга булышырсыз?
Таңсылу Ганиева, Чаллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев