Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллы укучылары «Россия бөркетләре» хәрәкәтенә кушыла

Чаллыдагы 40нчы мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» хәрәкәтенә кабул итү оештырылды.

Россия мәгарифе, укыту стандартларын үзгәртеп, күп үзгәрешләр кичерә һәм укучыларны патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнә. «Россия бөркетләре» хәрәкәте балаларны патриот буларак кына үстереп калмаячак, аларга иҗади, акыл һәм рухи яктан үсәргә дә ярдәм итәчәк. 

Безнең Чаллыдагы 40нчы урта мәктәптә дә башлангыч сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» хәрәкәтенә кабул итү оештырылды. 

2нче сыйныф укучыларын багышлау 13нче ноябрьдә мәҗлесләр залында узды. Алып баручылар «Россия бөркетләре» турындагы тарихны сөйләделәр. Укучылар аларны бик кызыксынып тыңладылар. Алар кызыклы вакыйгаларда, уеннарда һәм чараларда катнашачакларын, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, төрле экскурсияләр, походлар, мастер-класслар һәм башка активлыклар көтәчәген белделәр. 

Шуннан соң Россия Федерациясе гимны яңгырады, ул гомуми патриотик рухны күтәрде. Соңыннан алып баручылар бию хәрәкәтләрен күрсәттеләр, балалар рәхәтләнеп биеделәр. Шулай итеп укучылар бик күп уңай хисләр кичерделәр.

Моннан тыш, 2нче сыйныф укучыларына «Россия бөркетләре» хәрәкәтенә кабул ителү хөрмәтенә бүләкләр — значок-талисманнар, аяк киеме өчен «Россия бөркетләре» символикасы төшерелгән уңайлы капчыклар өләштеләр. Алып баручылар балаларга значокларын киемнәренә беркетергә ярдәм иттеләр. 

Балаларның бу вакыйга турында фикерләрен тулырак белергә теләп, мин хәрәкәтнең кайбер әгъзаларыннан интервью алырга булдым. Һәркем чараның үзенә ошавы, шулай ук бүләкләр турында сөйләде. Яшь укучыларга аеруча яңа бию ошаган булып чыкты. Шуңа күрә бәйрәм тагын да күңелле булды, диделәр алар.

Без "Россия бөркетләре"н алда кызыклы, иҗади, шулай ук уңай тәэсирләр белән тулы юл көтә дип ышанабыз!

Гимазетдинова Әминә, 40нчы урта мәктәпнең 11нче Б сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев