Буада
Тапшырылмаган хатлар Шәһәрдә яшәүче Клара Ионовага сугыш бетеп 72 ел үткәннән соң әтисе Салих фронттан язган хатларны беренче мәртәбә кулына алырга насыйп булды. Моңарчы ул аларның барлыгын башына да китермәгән. Яу кырында башын салган солдатның 83 яшьлек кызы бүген мондый "очрашуга" күз яшьләрен тыя алмый шатлана да, нигә хатлар миндә...
Тапшырылмаган хатлар
Шәһәрдә яшәүче Клара Ионовага сугыш бетеп 72 ел үткәннән соң әтисе Салих фронттан язган хатларны беренче мәртәбә кулына алырга насыйп булды. Моңарчы ул аларның барлыгын башына да китермәгән. Яу кырында башын салган солдатның 83 яшьлек кызы бүген мондый "очрашуга" күз яшьләрен тыя алмый шатлана да, нигә хатлар миндә түгел, дип ачыргалана да.
Хатларның төп нөсхәлә-рен ул, кызганыч, туган якны өйрәнү музеенда гына кулына тотып карый алды, чөнки "өчпочмаклар" - фонд экспонатлары. Бүлек мө-дире Альберт Гарипов әйтүенчә, аларны музейдан алып чыгарга рөхсәт ителми. Әтисенең нибары берничә ай гомерен тасвирлаган, пуля яңгыры астында ятканда да Буада калган якыннары турында кайгыртып язган хатларының күчермәләре дә кадерле Клара Салиховна өчен. Ә күңелне тетрәндергеч бу тарих болай башлана. Республикада игълан ителгән "Сугыш еллары хатлары" тарихи акциясе кысаларында туган якны өйрәнү музее "Солдат хатларын укыйбыз" дигән кичәләр оештыра. Шуларның бер-сендә музейга кунакка килгән укытучылар, укучылар Салих Риза улы Сайкинның 1942 елның 15 октябрендә Норлат авылына туганы Камәриягә юллаган хаты белән танышалар. Тик аның иясенең тормыш юлы турында мәгълүмат кына юк. Шунда шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең тарих укытучысы Нина Казакова сүз туганының әтисе турында баруын аңлап ала һәм аны шатландырырга ашыга. "Мин синең әтиеңне таптым", дип ишеген шакый ул Клара Салиховнаның.
- Шул гомер үткәннән соң аның хатларын кулга алганда, чыннан да, әтиемнең үзен күргәндәй булдым. Бу хакта Екатеринбург шәһәрендә яшәү-че хәрби улым Сергейга да хәбәр иттем. Бик шатландык. Минем бар булган хатирәләрем яңарды. Аннан өч бала яшьли калдык без. Әтием укытучы, бик укымышлы һәм әйбәт кеше иде. Ул яу кырына китеп өлгерде, ә аннан укытучыларны сугышка алмый башладылар, - ди ул күз яшьләрен сөртеп. Әтиләре киткәндә кеше фатирында яшәп калалар. Аннан әнисенең әнисе аларны да, шулай ук өч баласы белән икенче кызын да үзе янына сыендыра.
- Соңрак әнием Раиса Васильевна Горький исе-мендәге мәктәпкә техник хезмәткәр булып эшкә керде. Безгә шунда яшәргә бер почмак та бирделәр. Бик авыр иде. Әтинең үле хәбәре килгәннән соң пенсия түли башладылар, - дип балачак ха-тирәләрен барлый ул. "Похоронканың" кайчан килгәнен генә хәтерләми, шулай ук әтисенең сугышка киткән көнен дә. Моны Салихның туган авылына әнисенә, туганнары Рәйханага, Камәриягә язган хатларыннан чамаларга була. Хатларның берсендә 1942 елның 29 маенда Буадан Казанга чыгып китүен язган ул. Аннан Сталинск (бүген Новокузнецк) шәһәрендә укуларда булып, август аенда сугышка керә. Музейда сакланган соңгы хаты 1943 елның гыйнварында язылган. Ул апасына адресланган. "Монда җылы өй дә, җәйгән урын да юк. Булса, җилсез ышык, булмаса, анысы да юк. Үзем хәзергә исән-сау, киләчәген белеп булмый. Бу хатны алуга үз тормышың, абый, Фәхри, безнең бала-чагаларның тормышы турында белдереп хат яз" дигән юллар бар. Ул барлык хатларында гаиләсен кайгырткан, аларның хәлләрен сорашкан, кайсында аларны очрашканда кочаклап үбәргә, икенче берсендә хәлләрен бераз булса да җиңеләйтү өчен авылга кайтып яшәргә кушкан. Раяга, балаларына атап русча язылганы да бар. Анда ул якыннарын һәрвакыт йөрәгендә йөртүен язган. Нигә шундый җылы, мәхәббәтле хатлар гаиләсенә юлланмаган соң?
- Әнием укый-яза белми иде. Без - кечкенә. Шу-ңа туганнарына язгандыр, - ди Клара апа. Хатларны нигә музейга тапшырулары хакында сорар кеше юк бүген. Аларның эчтәлекләре гаиләсенә җиткерелгәндер, дигән ышаныч зур. Чөнки Камә-рия Салихның гаиләсе белән аралашып яшәгән.
- Ул безгә гел ярдәм итте. Миңа күлмәк, күчтәнәч-ләр, бакчасында үстергән нигъмәтләрне алып кил-гәне хәтердә, - ди Клара Салиховна бүген дә аңа рәхмәтле булып. Менә шундый язмыш. Әнисе, ир туганнары рухларына әтисенең кайгыртулы хатларын ул догалары аша җиткерер.
Буа районы сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев