Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безнең гаилә традицияләре

Гаиләнең дуслыгын ныгыта торган, ел саен үткәреп, тотрыклы бәйрәмгә, традициягә әйләнгән көннәребез бик күп.

Безнең гаилә күпбуынлы гаилә. Өлкән буын: Дәү Әни һәм Дәү әти безнең әти-әниләргә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Туган телне, аның бөтенлеген, сафлыгын саклауда, милли традицияләрне дәвам итүдә алар беренче ярдәмчеләр. Без оныклар да туган телгә багышланган конкурсларда, ярышларда теләп катнашабыз, дипломнарыбыз, мактау кәгазьләребез аны раслый. 

Гаиләнең дуслыгын ныгыта торган, ел саен үткәреп, тотрыклы бәйрәмгә, традициягә әйләнгән көннәребез бик күп. Милли бәйрәмебез булган Сабан туенда уеннарда, җыр-биюләрдә катнашырга яратабыз. Әлеге бәйрәм безнең Пучыдагы Дәү Әти-Дәү Әни нигезенә кайткач та кече Сабантуй булып дәвам итә. Туган көннәребезне сюрпризлар, милли ризыклар, эчкерсез котлаулар белән истә калдырабыз.

Җәй көне каен себеркесе әзерләү дә безнең өчен зур бәйрәм. Хуш исле каен ботакларын җыеп бәйләргә әти-әнигә биреп торабыз. Эш беткәч җыештырабыз. 

Июль ае урталарында Агыйдел елгасы аша чыга торган паромга җәяүләп кереп утырып (машиналарны калдырып) башкорт ягына (Нефтекамск р-ны) чыгабыз, шул ук паром белән Актаныш ярына әйләнеп кайтабыз. Шулкадәр саф һава, җанны-тәнне иркәләүче җил, су чәчрәве, балыклар сикерүе — үзе бер манзара. 

Август аенда Идел буе шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыгабыз. Елга буендагы өлкәләр, республика, шәһәрләр, авылларны карап-күреп барабыз. Теплоходта үткәрелгән уеннарда катнашабыз. Безнең күңелле ишле гаилә бер зур өстәл артына җыела. Тукталышлар саен шәһәрләр белән танышабыз. Бар буын вәкилләре дә күңелле аралашып, үткәннәрне, кызык истәлекләрне барлап, бергә вакыт үткәрү мизгелләре бу.

Соңгы елларда республикабызның 1 президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең Әнәк авылындагы «Бабайда кунакта» музей комплексында булу безнең өчен күркәм традициягә әйләнде. Ачык һавадагы корылмалар елга буйлап урнашкан. Суда балыклар йөзә. Монда без бик теләп барабыз, ял итәбез, фотога төшәбез. Әлеге гүзәл урынга бик күп төбәкләрдән кунаклар килеп тора. Беренче президентыбыз белән якташ булу минем өчен зур горурлык һәм дәрәҗә. Шуңа өстәп, укытучылар династиясе гаиләбезнең өлкән вәкиле булган туганым Ахмадуллина Хәдичә апа Минтимер Шәрип улының беренче укытучысы да.

Халкымның үткәне, киләчәге һәм хәзергесе минем өчен һәрвакыт кызыксыну тудыра, гаиләм белән дә шулай ук.
М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә укыганда 1нче сыйныфтан ук әнием Гөлназ Расим кызы, укытучым Алсу Хәмит кызы, белән проект-эзләнү эше алып бардык, нәсел җепләрен тикшереп, өйрәнеп шәҗәрә төзедек. Әлеге хезмәт белән күп чыгышлар ясадык, конкурсларда катнашып призлы урыннар яуладык. Хәзер белем алган 16 белем бирү үзәгендә дә укытучыларым Фәния Кирамовна һәм Алсу Мәүлемҗановна белән кызыксынып шөгыльләнәбез.

Татар кызларына хас булган асыл сыйфатларымны яхшырту өстендә һәрдаим эшләп торам. «Татар кызы» шәһәр конкурсында катнашып «Иң талантлы кыз» исеменә лаек булдым. Чөнки татар булуыма кимсенми, ә киресенчә шатланып гомер кичерәм, сөенеп үз телемдә фикерлим һәм сөйләшәм. Киләчәктә үз балаларыма да телгә, Илгә ярату, хөрмәт хисен тапшырачакмын, Аллаһ бирсә! 

Үземнең нәсел вәкилләрем белән чиксез горурланам. Минем таянычым, барлык омтылышларыма уңай бәя бирүчеләрем алар. Барысы да үз һөнәрләрен тапканнар, бәхетле гаилә корганнар. Балаларын үстереп тормышка аяк бастырганнар. Сугыш кырларына курыкмыйча атлаганнар, безнең бәхетле киләчәгебез өчен армый-талмый бил бөккәннәр. 

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Без дә, әти-әниләребез кебек үк, туганнарыбыз белән аралашып; бер-беребезгә терәк булып, ата-бабаларыбызны искә алып яшибез һәм яшәрбез. Буыннар бәйләнеше безнең нәселдә өзелмәс, ин ша Аллаһ!

Фазуллина Дамилә, 6А сыйныф укучысы, 16 нчы белем бирү үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев