Безнең белән үткән балачак күңелегездә мәңге калачак!
Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта 2024 нче елның I яртыеллыгына язылу оешкан төстә бара.
«Көмеш кыңгырау» газетасының шушы девизын үз итәбез. Без аның һәр санын җентекләп укып барабыз, үзара әңгәмәләр үткәрәбез, мавыктыргыч ребусларын чишәбез, әдәбият дәресләрендә газета материалларын кулланабыз. Кыскасы, ул, чыннан да, күңелебездә калачак.
«Көмеш кыңгырау» — безнең зур киңәшчебез. Әле шунысы сөнечле: лицейда 2024 нче елның I яртыеллыгына язылу оешкан төстә бара. Шәһәребездәге башка мәктәпләр арасында без, Гали Акышлылар, беренчелекне бирмәскә тырышабыз. Татар телен үстерүдә, баетуда, аны саклап калуда «Көмеш кыңгырау» газетасының роле зур.
Әминә Әмирова, Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат, 5А сыйныфы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев