Без бит туганнар икән
Рәсимә апа безгә туган да икән әле, ул әби белән күрешергә кергән булган. Минем өчен бу шагыйрә белән икенче очрашу иде.
Күптән түгел без гаилә белән әниемнең туган авылы Түбән Тегермәнлеккә кунакка бардык. Бу көнне анда «Яшә, чишмә!» дигән авыл бәйрәме булды. Әбиемнәрнең өе чишмәдән ерак түгел, шуңа күрә безгә ерак барасы булмады. Бабай да әкренләп бәйрәм карарга чыкты. Бәйрәмгә авылдашлар, туганнар, күршеләр, классташлар, кунаклар җыелган иде. Менә бәйрәм башланды. Кемдер җырлый, кемдер бии иде. Уен-көлке, җыр-бию бер генә минутка да тукталып тормады. Мин белмәгән уеннар: «Гөлбану», «Капкалы» уйналды. Бәйрәмне оештыруда башлап йөрүче Фәнис абый якташ шагыйрәбез Рәсимә апа Гарифуллинаны биергә чакырып алды. Рәсимә апа җырлап та җибәргәч, мин соклануымны яшерә алмадым. Ул әле безгә яңа язган шигырьләрен дә укыды.
Күңелле бәйрәмнән соң без өйләргә таралдык. Без дә әбиләргә кайттык. Ашап-эчеп, ял итеп утырганда, кинәт безгә кемдер килеп керде. «Апай, нихәл», – диюгә, мин аның шагыйрә Рәсимә апа икәнен таныдым. Рәсимә апа безгә туган да икән әле, ул әби белән күрешергә кергән булган. Минем өчен бу шагыйрә белән икенче очрашу иде. Мин Рәсимә Гарифуллинаны районыбызда «Гаффар дәвамчылары» кичәсендә күргән идем. Ә монысы тагын да үзенчәлекле очрашу булды. Мин аның туганы булуым белән горурланам.
Рамилә Гарипова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе, 6нчы сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев