Беренче укытучым! Бу сүзләрне кемнәр генә әйтмәде икән?
Минем яраткан укытучымның икенчесе — безнең класс җитәкчебез Дилүс абый. Ул безгә математика һәм информатика фәннәрен укыта.
Укытучы — иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Укытучылар булмаса, бөтен кешелек дөньясы белемсез булыр иде. Аларның хезмәте авыр, катлаулы, җәмгыятькә күп файда китерә торган. Укытучыларга бик күп шигырьләр багышлап язылган. Әлеге шигырьләрнең берсен беренче укытучым Айсылу апага багышлыйсым килә.
Беренче укытучым! Бу сүзләрне
Кемнәр генә әйтмәде икән?
Зиһен биргән, тәрбияле иткән
Кешене онытып буламы икән?
Йомшак кына һәрберебезгә карап,
Барыбызны тигез яраттың.
Сабыр булып, ихлас күңелеңнән
Безгә шулай белем тараттың.
Хәзер инде бик күп еллар үткәч,
Моны бик тә тирән аңлыйсың.
Чын күңелдән сиңа шигырь язам,
Чәчәкләрдәй шуны алырсың.
Сабый чакта мәктәпкә барасым килсә дә, нигәдер курка идем, укытучы бик усал буладыр кебек тоела иде миңа. Әмма мине 1 сентябрьдә мәктәптә елмаюлы йөзе, тәмле, йомшак теле белән Айсылу апа каршы алгач, бөтен куркуларым юкка чыкты. Беренче укытучым әнием кебек ягымлы, һәрберебез турында кайгыртучан булды. Без укытучыбызның авызына карап кына тора идек.
Айсылу апа безнең өчен бөтен нәрсәне дә белүче илаһи зат кебек тоела иде. Ул һәрберебез җитез укырга, матур итеп язарга өйрәнсен өчен дәресләрне шулхәтле кызыклы, мавыктыргыч итеп уздыра белде. Чын укытучы нәкъ менә безнең Айсылу апа кебек булырга тиеш дип уйлый идек.
Без өлкәнрәк классларда укыганда да, хәзер дә укытучыбыз тормышыбыз белән гел кызыксынып тора, очрашсак, үз баласын күргәндәй кочаклап ала. Менә шундый укытучыңны ничек яратмыйсың инде?!
Бәләкәй чакта мин укытучы булуы бик җиңелдер дип уйлый идем. Ләкин үскәч, мин шуны аңладым: һәркемдә дә укытучы булырга сәләт юк. Бик түземле, башкалар белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала.
Безнең мәктәптә укытучылар күп. Алар бөтенесе дә бик әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Мин бөтен укытучыларны да хөрмәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтле. Ләкин минем яраткан укытучымның икенчесе — безнең класс җитәкчебез Дилүс абый. Ул безгә математика һәм информатика фәннәрен укыта. 4 ел уку дәверендә мин аның турында күп әйбер белергә өйрәндем.
Беренчедән, Дилүс абый бик яхшы һәм кайгыртучан. Ул безне гел яхшылыкка гына өйрәтә, тәртипле булуыбызны тели. Һәрвакыт безгә нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнлекне әйтә.
Дилүс абый да безнең әти-әниләребез кебек үк, безне кирәк вакытта мактый, ә кайчак ачулана да белә. Ләкин без аңа үпкәләмибез, ә киресенчә, хатабызны төзәтергә һәм абый әйткәнчә эшләргә тырышабыз.
Дилүс абый укуыбыз турында беркайчан да онытмый. Көн саен диярлек: «Бөтен дәресләргә дә әзерләнеп килдегезме? Кичә нинди билгеләр алдыгыз?» дип кызыксына. Ул һәрвакыт дәресләрне ныклап өйрәнергә куша, чөнки киләчәк тормышыбызда мәктәптә тупланган белемнәребезнең безгә кирәк булачагын бик яхшы аңлый. Шулай ук ул безгә көндез ял итәргә куша.Чөнки ял итмичә укысаң, баш авыртуын эләктерергә мөмкин бит.
Икенчедән, безнең абый бик белемле. Язып үтүемчә, ул ике фәнне укыта. Икесен дә бик яхшы белә ул. Белмичә инде! Ул бит атна саен диярлек яңа фәнни китаплар алып кайта, шуларны кат-кат укый, яңалыкларны өйрәнә, алар турында безгә дә сөйли. Абыйның бөтен укып чыккан китапларын саный башласаң... Санап бетерерлек түгелдер алар. Өендә дә, класс бүлмәсендә дә күпме китап ята! Мин Дилүс абыйның шулхәтле күп әйбер белүенә шаккатам. Ничек кенә истә калдыра икән ул бөтенесен дә?! Аңа карап үземнең дә укыйсы гына килеп тора.
Мин Дилүс абыйның дәресен бик яратам. Чөнки ул һәр теманы безгә җентекләп аңлата, авырракларын, безгә аңлашылганчы, йөз тапкыр аңлатырга да риза ул. Шулай ук абый безне һәрвакыт кисәтә: «Бу тема сораулары имтиханда еш очрый, шуңа күрә аңлап калыгыз.» Имтиханнарга абый безне әзерли башлады инде.
Өченчедән, Дилүс абый безнең белән кызыклы темаларга сөйләшергә ярата. Дәресләрдә буш вакыт калса, ул безгә үзе яки башка кешеләр белән булган кызыклы хәлләрне сөйли. Бу безнең өчен ял итү кебегрәк була.
Дүртенчедән, Дилүс абый бик тырыш, үз һөнәрен бик ярата. Кайчак мин аны кызганам да. Чөнки ул еш кына дәресләрдән соң я төрле планнар төзеп, я, өенә дә кайтып килмичә, түгәрәкләргә кала. Шуның аркасында ул бик ара. Ләкин ул үз-үзен кызганмый. Безгә һәрвакыт ял итәргә кушса да, үзенең ял иткәне бер дә күренми. Аның өчен иң мөһиме — мәктәп, балалар.
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә,
Язмышларны башлап яздыгыз
Өмет тулы күпме күзләргә сез
Яшәү чаткыларын салдыгыз.
Кайгыртып гел кеше язмышларын,
Безнең янәшәдә яшисез
Ходай Сезгә озын гомер бирсен
Рәхмәт Сезгә,чып-чын кеше Сез.
Дилүс абыйның барлык сыйфатлары миңа бик ошый. Шуңа күрә ул – минем яраткан укытучым. Мин аңа гомерем буе безгә, укучыларга, күрсәткән хезмәте өчен рәхмәтле булачакмын.
Ихтирам белән, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Данис Ахметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев