БДИны уңышлы тапшырган Сабина Вәлиуллина: «100 баллга тырышырга максат куйдым»
Казан шәһәре Совет районы 159нчы лицееның 11нче сыйныф укучысы Сабина Вәлиуллина рус теленнән БДИны 100 баллга тапшырып зур уңыш яулады.
Кечкенәдән сабыр холыклы, тәрбияле, тырыш Сабинабыз алдына максатлар куеп үз дигәненә иреште. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сабинага зур өметләр баглады, дөрестән дә, сукояр йолдызлыгы астында туган кызыбыз ышанычлы адымнар белән уңышка иреште.
Имтихан алдыннан булган борчулары турында ул болай дип искә алды: "Имтиханга кергәч, курку хисе биләп алды. Иншаның темасы "Ватан һәм туган өй" исемле иде. Куркып калгач та, мин булдырырга тиеш, дип, мин үземне тынычландырдым. 100 баллга тырышырга максат куйдым", – дип шатлыклы хисләре белән уртаклашты укучыбыз.
Өстәвенә Сабинабыз 11 ел гел "5" ле билгеләренә генә укып, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучы укучыларыбызның берсе. Берничә ел рәттән Сабина татар теленнән муниципаль турда призёр булуга иреште. Башка фәннәрдән дә конкурс-олимпиадаларда катнашып призлы урыннар алды. Өйдә өлкән кыз булгач, мәктәп яшендәге энесенә үрнәк апа да Сабина. Тәмле итеп ашарга пешерергә, китаплар укырга яраткан, спортны үз иткән кызыбыз киләчәктә Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетына укырга кереп югары белем алырга жыена. Без үз чиратыбызда Сабинага уңышлар телибез. Уңышлары белән кайнар котлыйбыз! Афәрин, Сабина!
159нчы мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Исмәгыйлова Гөлнур Наил кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
Молодец, Сабина!!! Мы гордимся тобой!!
0
0
0
0
Молодец Сабина пусть все будет хорошо
0
0