Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

БДИда вариантларның төрле булуына күз йомып, укучылар күпне югалтамы?

Яшүсмерлек чорында да без гаделсезлек мисаллары белән күп очрашабыз…

Гаделлек бер җирдә дә юк инде ул дияргә яратабыз. Шәм кабызып җир шарын тентеп чыксаң да, хакыйкатькә ирешү мөмкин эш түгел янәсе. Мәктәп еллары — тормыш китабының гел ачасы килгән кадерле битләре. Әмма самими яшүсмерлек чорында да без гаделсезлек мисаллары белән күп очрашабыз…

Олы тормышта гына түгел, киләчәк язмышыңны билгеләүче имтихан эшләрендә дә без төшенеп бетә алмаган сәерлекләр байтак. БДИ үткәрүгә оештыру комитеты бик җаваплы карый. Махсус металл эзләү чаралары, яхшы камералар, укучыны күз уңында тотарга тиешле техника чыганаклары дисеңме… Әзерлек эшләрен дә җитди алып баралар. Имтиханда таратырга тиешле бирем язылган кагәзьләрне аудиториядә генә ачалар. Бу фактның шаһитләре буларак, чыгарылыш сыйныф укучылары тора. Барысын да иләк аша уздыргач, гаделсезлек дип нәрсә турында әйтүемне беләсегез киләдер. Имтиханда укучыларга тапшырыла торган вариант эшләренең төрле булуы ошамый. Әйе, моның үз сәбәпләре бардыр инде. Минем фикеремчә, аудиториядә утыручылар бер-берсеннән күчерә алмасыннар өчен шулай эшләнгән инде бу. Кайсыдыр укучыга җиңел вариант, кемгәдер авыры эләгә дигән сүз бит. Кемнең баллы югары булыр да, кемнең баллы түбән булыр икән моннан соң? Һәм гомумән, моңа игътибар бирү кирәкме? Чыгарылыш сыйныф укучылары, БДИга мөнәсәбәте булганнар бу хакта нинди фикердә икән?

Рус әдәбиятыннан 100 балл җыйган чыгарылыш сыйыф укучысы Камилә Гарифҗанова:

Чыннан да, имтихан нәтиҗәсе сиңа нинди вариант эләккәненә бәйле булырга мөмкин, тик 30-40 проценты гына, калганы укучы БДИга ничек әзерләнгәненә карый. Минемчә, тырышып әзерләнгән һәм барлык кодификатордагы темаларны өйрәнгән укучы хәтта иң катлаулы вариантка да әзер булачак. Быел күпләр рус теленә зарлана: шактый катлаулы текстлар бар иде. Ләкин укытучымның сүзләрен искә төшерәсем килә: «Бу имтихан, әлбәттә, имтихан авыр була». Мәсәлән, җәмгыять белеменнән һәр вариантта авыр биремнәр булды һәм шул ук вакытта бик гади биремнәр дә эләкте. Әдәбият турында сүз барганда, анда бөтен кирәкле әсәрләр билгеле, аларны тирәнтен өйрәнергә генә кирәк. Уку елында мин кодификаторны өч тапкыр кабаттан карап чыга алдым. Шуңа күрә, вариантның катлаулылыгына яки җиңеллегенә карамастан, барысы да укучының тырышлыгына һәм практикасына бәйле дип әйтә алам.

Чыгарылыш сыйныф укучысының әнисе, укытучы Рәсилә Хисамиева:

Дөрестән дә, БДИ вариантлары биремнәрнең авырлыгы буенча бер үк дәрәҗәдә булмый. Бик каты әзерләнеп тә, шул вариант «тозагына» эләгү бик күңелсез, әлбәттә. Биремнәрне төзегәндә, авырлык дәрәҗәсе бер төрлерәк итеп куелса, күпкә гаделрәк булыр иде дип саныйм мин. Вариантларның авырлык дәрәҗәсе зур роль уйный.

Киләсе елда БДИ сынаулары аша узасы укучы Әлфизә Ибәтуллина:

Минемчә, чыннан да, ЕГЭ — ул бәхет эше. Ел буе 90+ баллга әзерләнеп тә, сиңа авыррак яисә син карап үтәргә өлгермәгән тема эләгергә һәм баллың синең өметеңне акламаска мөмкин. Ләкин аңа карамастан, әзерлеккә күп вакыт һәм көч сарыф итсәң, югары балл алу ихтималы, әлбәттә, күбрәк. «Уңышта 20% талант, калганы тырышлык» дигән әйтем бар, шуны мин ЕГЭ турында болайрак әйтер идем: «Югары балл ул 20% бәхет эше, калганы бер яки ике ел буе сыйфатлы әзерлек».

Имтихан эшләренең нәтиҗәсен көтүче чыгарылыш сыйныф укучысы Илзирә Фәхретдинова:

Миңа калса, биремнәрнең төрле булуы — ул табигый әйбер, БДИга әзерлек вакытында төрле вариантларга тап буласың. Минем уйлавымча, вариантның авыр яки җиңел булуы да — ул субъектив әйбер, чөнки һәр укучының да сәләте һәм әзерлеге төрле дәрәҗәдә. Бер укучы авырсынган вариантны башка укучы җиңел генә чишеп чыга ала. Вариантларның төрле булуы нәтиҗәгә зур йогынты ясый ала, чөнки һәрвакытта да авырсынган, аңлап бетермәгән темалар, чишәргә кыен булган биремнәр калырга мөмкин. Имтихан эшен тикшерүчеләрдән дә күп әйбер тора дип уйлыйм, чөнки һәр биремне дә бер калыпка карап кына бәяләп булмый (әйтик, рус әдәбияты, җәмгыять белеме, тарих кебек фәннәрдә субъективлык өстенлек иткән урыннар бар). БДИда җиңел вариант эләгү мөмкинлеге зур булмаса да, бар. Әйтик, инде инша язып караган текст, яки эшләп караган бирем эләгә ала.

Казан Дәүләт Архитектура-төзелеш университетының 1нче курс студенты Зәринә Хөсәенова:

Студент буларак шуны дә әйтергә кирәк: сессия ахырыннан соңгы тапшыра торган имтихан БДИдан күпкә авыр дигән сүз бар. БДИ бирүче укучыларны курыкытып әйтүем түгел, әмма бу фикерне хак димәс идем. 11нче сыйныфта тапшыра торган имтиханнар ул үзе аерым бер тарих. Мәсәлән, хәзер безнең уку йортында узучы сынау эшләренә глобаль әзерлек кирәми кебек, ул чагыштырмача тиз үтүчән. Ә БДИга тугыз ай буе әзерләндек һәм билгесезлек халәте, әзер булу-булмавыбыз куркытты, өстәвенә озак баргач, нәрсә карарга белмисең, соңыннан берни дә белмәгән кебек буласың, русча әйткәндә «выгорание» барлыкка килә. Вариантларны лотереяга тиңләр идем. Җиңел эшләр эләксә, бәхетле билет откан буласың, катлаулы эшләр туры килсә, гаделсезлек билгесе була. 100 балл дип ут йотмадым, төгәл сан түгел, югары балл кирәк иде миңа. Шуңа күрә вариантларның төрле булуына да бик ачынмыйм.

Азалия Сабитова, Арча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев