Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Батырлык айлыгы

Туган ил! Ватан! Бу төшенчәләр бала күңеленә туган көненнән алып сеңдерелә башлый, чөнки кендек каны тамган Туган җир, Әти-Әни кебек үк кадерле. Шуңа күрә балалар тәрбияләүдә иң мөһим максатларның берсе булып Туган илгә, Ватанга мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү тора.

Кизләү төп белем  мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбиягә аеруча зур әһәмият бирелә. Шулай булмый ни! Чын егетләр айлыгы бит ул!  

Бөек җырчы  - Илһам Шакиров, яшәүләре белән батырлык үрнәге күрсәткән - Гакыйль  Сәгыйров, Фәнис Яруллин,  герой шагыйрь – Муса Җәлил туган ай да ул.

Бу юнәлештәге эш 23 гыйнвардан 23 февральгә кадәрге чорда ел саен уздырыла торган гражданлык-патриотик тәрбия айлыгында аеруча активлаша. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, аларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, ветераннарга, инвалидларга, сугыш толларына шефлык ярдәме күрсәтүне көчәйтү максатында чаралар планы төзелә.  

Шул план нигезендә оешкан төстә күп чаралар үткәрдек. “Бар җырыңны илгә багышладың” - Муса Җәлилгә багышланган балалар иртәсе, ”Җыр һәм сафта йөрү” смотры, “Генерал Сафин Ибраһим Кәрим улы - мәктәбебез горурлыгы”, “Әфганстан - йөрәктәге яра", "Пионерлар - Бөек Ватан сугышы геройлары", темасына тәрбия сәгатьләре, хәрби-патриотик темага әңгәмәләр үткәрелде. 

Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомеренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең исемен, алар турындагы мәгълүматны укыйбыз һәм туган илгә беркайчан да әйләнеп кайтмаячак якташларыбызга карата сагыш һәм әрнү хисе түгел, бәлки аларның “намус” һәм “хәрби бурыч” төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану хисе кичерәбез. Ә горурланыр кешеләребез, геройларыбыз күп безнең. Алар -  безнең бабайларыбыз, әтиләребез, абыйларыбыз.           

Шушы көннәрдә (22 февраль) уздырылган Хәтер кичәсе укучыларның күңелендә озак сакланыр. Кичәне Кизләү мәктәбе авыл китапханәсе белән берлектә әзерләде. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты. Бу аяусыз сугыш Нурлат районын да читләтеп үтмәде: бездән - Кизләү авылыннан да 9 егет хезмәт итте һәм хәрби бурычын намус белән үтәде.

Кичәгә Әфганстанда хезмәт иткән батыр ир-егетләребез: авылдашыбыз 125нче янгын сүндерү бүлеге начальнигы Курамшин Илһам Ислам улы, укытучыбыз Халитов Валиар Минсалих улы, батырлык төшенчәләрен тирәнтен аңлатучы районыбызның талантлы язучысы, 10 китап авторы, Бәллүр каләм иясе, Нурлат җиренең мактаулы гражданины, журналист Диндаров Илдус Гали улы   чакырылды. 

Кичәне Рузилә Кабирова һәм китапханәче Зилә Билданова алып барды. Хәрби кием кигән укучылар “Солдат учагы” күренешен куйды. Азалия Мортазинаның “Әткәйгә хат” шигырен, Илсинә Ганиеваның ”Солдат улыма хат”ын тыңлаганда күзләргә яшь килде.

Укучылар Солдат хатларын укыдылар, сугыш темасына җырлар  җырладылар. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары әтиләрне, барлык ир-егетләрне котлап шигырь сөйләделәр. 

Кичә барышында  Курамшин Илһам Ислам улы  укучыларны Әфганстанда  утны-суны кичкән хезмәт юлы белән таныштырды.

 

“Патриотик тәрбия ул -хәрби хезмәткә әзерләнү генә түгел, кечкенәдән үк белем һәм тәрбия алу, спортны сөю, дуслык кадерен белү, туган авылны, Ватанны ярату, үткен, нык, уяу һәм сизгер булуда“,- дип тәмамлады ул сүзен.

Валиар Минсәлих улының да төпле киңәшләре урынлы иде. Илдус Гали улы Диндаров укучыларга үзенең шигырьләрен укыды. Нурлат җирлегендәге батырлар, генераллар турында сөйләде. Яңа басылып чыккан китабы белән таныштырды, укучыларыбызга чын батырлык төшенчәләрен аңлатты. Хәзерге вакытта        хәрби хезмәттә булган Ганиев Әлфис, Кәримов Алмаз һәм Сәйфуллин Илнарга зур уңышлар теләдек.

Кичә Миләүшә Кәримова, Зилә Билданованың матур җырлары белән үрелеп барды.    Җирле    үзидарә башлыгы Рәис Минвәли улы Ганиев кунакларга олы рәхмәтен җиткерде.  

Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез!

Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен.

 

Кизләү төп белем мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзия Гыймалетдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев