Бәләкәй куанычыбыз
12 апрель Космонавтлар көнендә иртәнге өчтә минем сеңлем дөньяга аваз салды.
Мин икенче тапкыр апа булдым. Без аңа Зилә исеме куштык. Энем Рүзәл туганда әле мин үзем дә кечкенә булганмын, шуңа күрә апа булуның нинди зур җаваплылык икәнен аңламаганмын. Менә хәзер мин гаиләдә олы бала булуның җиңел түгеллегенә инандым инде. Ләкин энеле дә, сеңелле дә булуны мин бәхет дип әйтер идем. Гаиләбез тулыланды, күңелләнде. Кечкенә куанычыбыз елап җибәрүгә, барыбыз да янына ашыгабыз, кулга алып, аны юатабыз. Ул мине аеруча ярата, кулымда тирбәлеп йоклый. Ә хәзер ул миңа елмая да башлады. Ул елмая – мин куанам, шатланам. Энем дә Зиләбезне ярата. Ничек инде аны яратмыйсың, ул бит безнең бәләкәй куанычыбыз.
Гүзәл Әгъзәмова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 6нчы сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев