Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бакчабыз балалары өч телне дә яхшы белә

Азнакай шәһәре 3нче “Айсылу” балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек  төркемендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике һәм аннан да күбрәк телгә өйрәтүнең яңа системасы эшләнде.

Хәзерге көндә безнең балаларга 3 тел – татар, рус һәм инглиз (түгәрәк формасында) телләре өйрәтелә.

Без  бүген сезне татар һәм инглиз телләрен өйрәнү өчен тудырылган шартлар белән таныштырып үтәбез.  Моның өчен без, иң беренче чиратта, төркемдә татар, рус, инглиз телләре буенча үстерелешле мохит ясадык.  

3 телдә кулланыр өчен дидактик уеннар ясыйбыз, аларны уйныйбыз,  интерактив уеннар балаларның кызыксынуын арттыра, театральләштерү, сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барабыз. Лэпбуклар ярдәмендә әкиятләр сөйлибез, сөйләм үстерү уеннары уйныйбыз.

3 телдә дә китаплар булдырдык. Алардан китапханә эшләп кудык.  Үзебезнең туган телебез – татар теле белән беррәттән чит телләрне өйрәнү - бүгенге заман таләбе. Алда сөйләгәннәргә нәтиҗә ясап, шуны әйтергә телибез: бала татар теле  белән беррәттән, рус һәм инглиз телендә дә иркен аралашырга, үз фикерен җиткерә белергә тиеш. Әле алда бу эш тагын да баетылачак, яңа төрле алымнар кулланып, эшләүне дәвам итәчәкбез.
Ихтирам белән Азнакай шәһәре 3 нче “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячеләре: Сабирҗанова Лилия Фәрит кызы, Бәдертдинова Ләйсән Җәүдәт кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев