Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Авылга, авылга – шәһәрдән таярга...

Җәй – үзе кечкенә дөнья.

Каникул башлану белән мин авылга кайттым. Аннары сабантуйлар башланды. Балтачка кайттым, анда Сабантуйларда эшләдем: шаурма, шашлык саттым. Бер Сабантуйда яраткан җырчым Айдар Галимов белән дә очраштым. Яратам мин аның җырлавын, гел тыңлап йөрим. Бергә фотога төшү бәхете дә елмайды.

Шул көннәрдә карт әбиемнең туган көне булды. Аңа 82 яшь тулды. Мин аңа үзем эшләгән акчага сәгать алып бирдем, чәчәкләр бүләк иттем. Һәм аннан да ныграк үзем куандым. Аннары инде Тукай районындагы Теләнче Тамак авылына кайттым. Әбием безне сагынып көтеп торган. Без кайтуга ашлар өлгерткән, бәлешләр пешергән. Без өйләр юдык, аш уздырдык. Чаллыда исә әниемнең эшенә барып йөрим, аңа булышам. Менә шулай уза җәй айлары.

Айсылу Габдуллина, Чаллы шәһәре, 4нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев